• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Многопрофильный лицей имени Г. Курсави" Арского муниципального района Республики Татарстан

Визитная карточка

Адрес: 422022, Республика Татарстан, Арский район, с . Нижние Метески, ул. Славы, д. 26
Телефон: +7(843)-663-92-37
E-Mail: s8.ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Многопрофильный лицей им. Г. Курсави" Арского МР РТ
Руководитель: Ильясов Максим Зиннурович
Год основания учреждения: 2023
У нас учатся: 318
У нас учат: 29

Новости МБОУ "Многопрофильный лицей им. Г. Курсави"

VI Халыкара Җәлил укулары әдәби конкурсы

Опубликовано: 16.02.2024

Габденнасыйр Курсави исемендәге күп профильле лицейның 4 а сыйныф укучысы Ситдыйкова Диләрә китапханәче Гарапшина Ләйсән Фәнис кызы һәм сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Зөлфия Данил кызы җитәкчелегендә 2023 елның 25 октябрендә старт алган VI Халыкара Җәлил укулары әдәби конкурсында катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча Диләрә «Муса Җәлил татар телендә» номинациясендә 3 урынны алды. Оештыручылар әйтүенчә, конкурска бер ай эчендә Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының һәм чит илләрнең 26 төбәгеннән 40 меңнән артык гариза килгән, финалга 777 катнашучы үткән, шуларның 102 сен мактаулы жюри бүләкләү өчен сайлап алган. 14-16 февральдә җиңүчеләр бүләкләү тантанасына Казан шәһәренә чакырылды. Россия Федерациясенең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән кунакларны «Татарстан»кунакханәсендә урнаштырдылар. Беренче көнне «Габдулла Тукай әдәби музеена» экскурсия, жюри әгъзаларыннан сәхнә сөйләме буенча мастер-класслар оештырылды. Икенче көнне Муса Җәлилнең Музей-фатирына һәм "Сәйдәш" мәдәни үзәгенә бардылар, анда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм Гала-концерт узды, ул һәр тамашачының күңелендә иң якты истәлекләр калдырды. Диплом белән бергә конкурста катнашучыларга Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» китабы һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Без Диләрәне һәм аның җитәкчеләрен җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!



К списку новостей