• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Многопрофильный лицей имени Г. Курсави" Арского муниципального района Республики Татарстан

Визитная карточка

Адрес: 422022, Республика Татарстан, Арский район, с . Нижние Метески, ул. Славы, д. 26
Телефон: +7(843)-663-92-37
E-Mail: s8.ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Многопрофильный лицей им. Г. Курсави" Арского МР РТ
Руководитель: Ильясов Максим Зиннурович
Год основания учреждения: 2023
У нас учатся: 318
У нас учат: 29

Новости МБОУ "Многопрофильный лицей им. Г. Курсави"

Муса Җәлилнең тууына 118 ел

Опубликовано: 15.02.2024

Бүген, 15нче февраль көнне, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел тула.
Февраль аеның кояшлы матур көнендә патриот шагыйребез Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез. Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый шәхесләрнең берсе . Муса Җәлил – татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза. Шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән шигырьләрен бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Китапханәдә 10 нчы А сыйныф укучылары белән "Җәлилне укыйбыз" дип исемләнгән чара уздырылды. Шагыйрьнең “Кызыл ромашка”, “Тау елгасы” һ.б.шигырьләре укылды. “Муса Җәлил-батырлык символы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды.



К списку новостей