• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Многопрофильный лицей имени Г. Курсави" Арского муниципального района Республики Татарстан

Визитная карточка

Адрес: 422022, Республика Татарстан, Арский район, с . Нижние Метески, ул. Славы, д. 26
Телефон: +7(843)-663-92-37
E-Mail: s8.ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Многопрофильный лицей им. Г. Курсави" Арского МР РТ
Руководитель: Ильясов Максим Зиннурович
Год основания учреждения: 2023
У нас учатся: 318
У нас учат: 29

Новости МБОУ "Многопрофильный лицей им. Г. Курсави"

Тел – күңел көзгесе

Опубликовано: 20.11.2023

Дөньяда бик күп телләр бар, ләкин һәр кеше өчен иң-иң матур
һәм иң яраткан тел – ул аның туган теле. Күп кешеләр башка телләрне дә яхшы беләләр, әмма туган тел барыбер аларның һәрберсе өчен иң кадерлесе. Туган тел аша без дөнья белән танышабыз. Ул– белемнең һәм акылның саклаучысы. Туган-үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә туган тел ярдәм итә. Туган тел хезмәт белән бергә кешене үстерә, аңа Ватанның тарихын белергә, милли сәнгатен аңларга, яратырга ярдәм итә.
Бүген 6 нчы А сыйныфы укучылары катнашында”Тел – күңел көзгесе” исемле әдәби чара үткәрелде. Чараның төп максаты: туган телгә карата хөрмәт, ихтирам, горурлык хисе тәрбияләү. Туган телнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү. Чара Әминә Әхмәтҗанова башкаруындагы “Туган телем”дигән җыр белән башланды.Укучыларыбыз тел яңалыклары, туган тел тарихы, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар белән таныштылар, ике командага бүленеп, зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Белгәннәрен искә төшерделәр, күмәкләшеп эшләделәр. Чара күңелле, җанлы рухта үтте. Бөек Тукаебызның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.


Источник: МБОУ "Многопрофильный лицей им. Г. Курсави"

К списку новостей