Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Спортивная школа "Арча" Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча" спорт мәктәбе" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский р-н, г. Арск, ул. Интернациональная, 16 |
| Телефон: | +7(843)-663-15-53 |
| E-Mail: | dussh_arsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство по делам молодежи и спорту Республики Татарстан (реорганизовано) |
| Короткое название: | МБУ ДО "СШ "Арча" Арского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Спорт |
| Руководитель: | Саляхов Марат Радикович |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 1269 |
| У нас учат: | 36 тренеров |
Новости ОУ
Көрәш буенча республика беренчелеге
Опубликовано: 07.03.2020
5-7 март көнне Алабуга шәһәрендә «Татарстан яшьләре” газетасы призына 2002-2003 нче елгы егетләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге булып узды. Ярышларда тренерлар Зарипов Фәнис һәм Галиев Рәис җитәкчелегендә Арча районы җыелма командасы да катнашты.
Нурисламов Раниф (тренеры Ахмадеев М.Г.) 65 кг га кадәр үлчәү авырлыгында барлык көндәшләрен дә җиңеп чемпион булды һәм Рәсәй беренчелегенә барырга юллама отты. 45 спортсмен бил алышты бу үлчәү категориясендә. Раниф Урта Курса авылы егете, Арча педагия көллиятендә белем ала. Ул инде 2018 нче елда Татарстан беренчелеген отып, Рәсәй беренчелегендә чемпион булып калган егет. Рәнифкә быел да Россия чемпионы титулын яклау насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
Авыр үлчәүдә Сарай-Чокырча егете Мухарлямов Айдар 3 нче урында калды. Айдар бүгенгесе көндә Арча агросәнәгать көллиятендә укый. Тренеры Ахмадеев М.Г. 75 кг га кадәр үлчәүдә Хадиев Марат (Арчаның 6 номерлы мәктәбе, тренеры Лотфуллин Т.А.) 5 нче урында калды. Арча районы командасы 42 команда арасында 7 нче урында.
К списку новостей







