Муниципальное бюджетное учреждение "Спортивная школа "Арча" Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча" спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000, РТ, Арский р-н, г. Арск, ул. Интернациональная, 16 |
Телефон: | +7(843)-663-15-53 |
E-Mail: | dussh_arsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство по делам молодежи и спорту Республики Татарстан (реорганизовано) |
Короткое название: | МБУ "СШ "Арча" Арского муниципального района РТ |
Тип УДО: | Спорт |
Руководитель: | Юсупов Радис Ракипович |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 1628 |
У нас учат: | 35 тренеров |
Новости ОУ
Көрәш буенча Татарстан беренчелеге
Опубликовано: 29.02.2020
27-29 нчы февраль көннәрендә Мамадыш районы Түбән Ошма авылында 2004-2005 һәм 2006-2007 нче елгы үсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды.
“Сабантуй” журналы призларына уза торган Татарстан беренчелеге өченче тапкыр инде 13-14 һәм 15-16 яшьлекләр арасында оештырыла. Димәк, бер көрәшче егет күп дигәндә 4 тапкыр “Сабантуй” чемпионы булып танылу мөмкинлегенә ия.
Иң мөһиме: балалар арасындагы ярышларга җитди мөнәсәбәт сизелә. Көрәш мәйданында чыныгып үскән яшь батырлар – милләтебезнең киләчәге, якыннарының кыю яклаучысы. Көчле, кыю, максатчан татар егетләрен мавыктыргыч мәйдан көтә!
Бу ярышларда 18 яшүсмердән торган Арча районы җыелма командасы да катнашты. Быел ярышларда катнашучылар саны рекорд куйган: 44 командадан 590 үсмер бил алыша. Келәмдә һәр үлчәү авырлыгында да көчле көрәш барды. 2006-2007 нче елгылар арасында Шакиров Ильяс (Шушмабаш мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.) 3 нче урынны яулады. Шакиров Булат (6 нчы мәктәп) һәм Ларин Руслан (Шушмабаш мәктәбе) 5 нче урында. Арча районы командасы бу группада 8 нче урында.
2004-2005 нче елгылар арасында Муратов Динияр (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе, тренеры Хидиятуллин Ф.Ф.) 2 нче урында, Салахутдинов Ралиф, Абдеев Салават (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе, тренеры Хидиятуллин Ф.Ф.) 3 нче урында. Яңа Кырлай мәктәбеннән Ранил Хәйретдинов (тренеры Саляхов М.Р.) үз улчәү категориясендә шулай ук 3 нче урынны яулады. Иске Чүриле мәктәбеннән Маланчев Айнур- 7 нче урында. Арча районы командасы 6 нчы урында.
К списку новостей