Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Спортивная школа "Арча" Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча" спорт мәктәбе" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский р-н, г. Арск, ул. Интернациональная, 16 |
| Телефон: | +7(843)-663-15-53 |
| E-Mail: | dussh_arsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство по делам молодежи и спорту Республики Татарстан (реорганизовано) |
| Короткое название: | МБУ ДО "СШ "Арча" Арского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Спорт |
| Руководитель: | Саляхов Марат Радикович |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 1269 |
| У нас учат: | 36 тренеров |
Новости ОУ
12 апрель - космонавтика көне
Опубликовано: 12.04.201912 нче апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавт Юрий Алексеевич Гагарин. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. “Арча” спорт мәктәбендә бу бәйрәм 11 нче апрельдә билгеләп үтелде. Космонавтика көне уңаеннан «Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе Гайнутдинов Хәлил Шайхнур улы мәктәбебезгә кунаклар алып керде. Алар арасында: астроном, физика-математика фәннәре кандидаты Шакиров Ким Сәлим улы, икътисад фәннәре кандидаты космонавтлыкка кандидат Аюпов Ферид Шакир улы, Ю.А.Гагаринны каршы алучы Сәләхиев Данил Сәләхетдин улы бар иде. Яшь футболистлар башта космонавтика тарихы белән таныштылар, килгән кунакларның чыгышларын тыңладылар, аннары футбол буенча нормативларны тапшырдылар.
К списку новостей







