Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Спортивная школа "Арча" Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча" спорт мәктәбе" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский р-н, г. Арск, ул. Интернациональная, 16 |
| Телефон: | +7(843)-663-15-53 |
| E-Mail: | dussh_arsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство по делам молодежи и спорту Республики Татарстан (реорганизовано) |
| Короткое название: | МБУ ДО "СШ "Арча" Арского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Спорт |
| Руководитель: | Саляхов Марат Радикович |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 1269 |
| У нас учат: | 36 тренеров |
Новости ОУ
Волейбол турниры
Опубликовано: 02.03.20192 нче март көнне Казанбаш мәктәбе спорт залында 2006 нчы елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча турнир булып узды. Турнирда Казанбаш, Иске Чүриле, Кәче, Арчаның 2 нче һәм 7 нче мәктәпләреннән 6 команда катнашты. Ярышны танталы ачуда Арча районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Мухамадияров Рамил Данилевич, районыбызның волейбол федерациясе рәисе Муллагалиев Рафаэль Адгамович катнашты һәм уенчыларга уңышлар теләделәр. 1 нче урынны Казанбаш мәктәбе командасы яулады. 2 нче урында Иске Чүриле командасы, 3 нче урында Кәче мәктәбе командасы. Ярышның иганәчесе - Казанбаш мәктәбенең физик культура укытучысы Марданов Рафаэль Равилевич. Җиңүчеләр иганәче тарафыннан әзерләнгән медаль, грамота белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучылар да бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителделәр. Ярышны оештырган һәм балаларга шундый спорт бәйрәме оештырган өчен Казанбаш мәктәбе администрациясенә һәм коллективына олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
К списку новостей







