Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Спортивная школа "Арча" Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча" спорт мәктәбе" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский р-н, г. Арск, ул. Интернациональная, 16 |
| Телефон: | +7(843)-663-15-53 |
| E-Mail: | dussh_arsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство по делам молодежи и спорту Республики Татарстан (реорганизовано) |
| Короткое название: | МБУ ДО "СШ "Арча" Арского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Спорт |
| Руководитель: | Саляхов Марат Радикович |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 1269 |
| У нас учат: | 36 тренеров |
Новости ОУ
Биектауда көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды
Опубликовано: 21.02.2019Биектау республиканың үсмер көрәшчеләрен үзенә җыйды: 20-21 февраль көннәрендә биредә “Сабантуй” журналы призына республика беренчелеге узды. Мәртәбәле турнирда үз көчен сынарга дип 565 көрәшче келәмгә чыкты. Бу – рекордлы күрсәткеч.
Бил алышулар үсмерләрнең яшенә карап ике төркемгә бүленгән: җиңүче исеме өчен 2003-2004 һәм 2005-2006 елда туган көрәшчеләр көч сынашты.
Бу республика күләмендәге ярышларда Арча районы данын 2 тулы команда составында 18 яшүсмер яклады. Нәтиҗәләре дә сөенечле: Арча районынына 1 чемпион, 3 призер кайтты. Муратов Динияр (2005 нче елгы, Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе) 60 кг га кадәрге авырлыкта чемпион булды. Шул ук мәктәптән Абдеев Салават (2005 нче елгы) 2 нче урында. Егетләрнең тренерлары – Хидиятуллин Фәнил Фәнисович. Ашытбаш мәктәбеннән Файзрахманов Райнур (2005 нче елгы, тренеры Саляхов Марат Радикович), Түбән Аты мәктәбеннән Хадиев Марат (2003 нче елгы, тренеры Лутфуллин Тахир Ахметович) 3 нче урынны яуладылар. Бу егетләрдән кала команда составында тренерлар Зарипов Ф.В., Аскаров И.И., Ахмадеев М.Г., Галеев Р.Ф. ларның да укучылары бар иде. Егетләрне һәм тренерларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
К списку новостей







