Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 301 ) 302 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
23 апрель көнне 5-9 класс укучылары катнашында "Без Тукай оныклары" дигән интеллектуаль уен үткәрелде. 23.04.2014

21-26 нчы апрель көннәрендә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрелә. Атналык татар халкының сөекле улы Габдулла Тукайга багышлана. 23 апрель көнне 5-9 класс укучылары катнашында "Без Тукай оныклары" дигән интеллектуаль уен үткәрелде.
-
17 нче апрель көнне мәктәптә 5-9 класслар арасында теннис ярышы булып узды. Егетләр арасыннан беренче урында Галиев Фәнил, икенчедә Сагитов Илһам, өченчедә Сафин Илвар калды. Кызлар арасыннан беренчелекне Семенова Ләйсән, 2- Хлопушина Регина, 3-Тухфатуллина Динара яулады. 18.04.2014

-
12 апрель көнне мәктәбебездә космонавтика көненә багышланган чаралар үтте. 12.04.2014

-
7 апрельдә Арча педагогия көллиятендә укучылар һәм студентларның “Тәрбия. Мәдәният. Традицияләр” дип исемләнгән VII фәнни – гамәли конференция үткәрелде. Конференциядә укучыларыбыз Романова Алия (җитәкчесе Г. А.Ганиева) һәм Габделганиев Ранил(җитәкчесе Г. Б. Мостафина) фәнни – тикшеренү эшләре белән уңышлы катнашып, I дәрәҗәле Дипломга ия булдылар. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез. 08.04.2014

-
Ходай тарафыннан кешегә бирелгән иң зур байлык – сәламәтлек. Исән – имин яшәү өчен, юл кагыйдәләрен яхшы белергә һәм аларны һәрвакыт үтәргә кирәк. Моны Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары яхшы аңлыйлар. Дәрестән тыш үткәрелгән кичәләр практик күнекмәләргә ия булырга ярдәм итә. 05.04.2014

-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары дәрестән тыш вакытта “Яшь талантлар”түгәрәгендә шөгыльләнеп, төрле әсәрләрне сәхнәләштерәләр, җырлы-биюле күмәк уеннар уйныйлар – үзара матур итеп аралашырга өйрәнәләр. 05.04.2014

-
3 апрель көнне рус теле укытучысы Садыкова Резеда Мингазовна Сингапур методикасын кулланып рус әдәбияты буенча ачык дәрес күрсәтте. Дәрес вакытында күп төрле структуралар кулланылды, укучыларга бик ошады. 04.04.2014

-
27 нче март көнне Носы мәктәбе укытучылары Арчаның 2 нче номерлы мәктәбендә Сингапур укуларында булып кайттылар. Бу укулар, яна методикалар укытучыларга бик ошады. 02.04.2014

-
1 апрель - көлке көне. 01.04.2014

-
22 март көнне, химия – биология атналыгы кысасында, укучыларның “Уйлан, эзлән, тап” дип исемләнгән фәнни - гамәли конференция үтте. 22.03.2014

















