Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә китап уку атналыгы. 03.02.2018

“Кешене рухи яктан мөстәкыйль тормышка әзерләү
өчен аны китаплар дөньясына алып керергә кирәк.
Китап һәр тәрбияләнүченең дустына, тәрбиячесенә
һәм тирән акыллы укытучысына әйләнергә тиеш”
(В.А.Сухомлинский “Йөрәгемне балаларга бирәм”)
Бүген мәктәбебездә – шигърият бәйрәме. Укучылар китапның авторы, исеме белән таныштырдылар. Сәнгатьле итеп шигырь укыдылар, яттан сөйләделәр. “Китапханәдә”рольле-сюжетлы уены аша китапханәдә үзләрен әдәпле тотарга, китапханәчедән дөрес итеп китап сорап алырга өйрәнделәр. “Китапларга иллюстрация”исемле конкурска нәтиҗәләр ясалды. Укучыларның хезмәте уңай бәяләнде. Алар барысы да призлы урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
-
Хәрби-патриотик айлык кысаларында. 02.02.2018

Ватанны саклаучылар көненә багышланган хәрби-патриотик айлык кысаларында 9 класста Бөек Ватан сугышына багышланган тәрбия сәгате үтте. Класс сәгатендә укучылар кораллы көчләр тарихы белән таныштырылды. Укучылар “Бөек Ватан сугышында минем гаиләм” дигән темага чыгышлар ясадылар. Һәр укучы үз гаиләсеннән сугышта катнашкан яки тылда хезмәт күрсәткән әби-бабайсы, аларның батырлыклары турында сөйләде.Шулай ук Сталининград блокадасы турында видеоролик күрсәтелде. Бу турыда фикер алышу үткәрелде. Безнең рәхәт томышта яшәвебез өчен үзләренең гомерләрен биргән авылдашларыбыз, якташларыбызга без бурычлы. Укучылар хәзерге тормышның матурлыгын тоеп, кадерен белеп яшәргә кирәк дигән нәтиҗәләргә килделәр.
-
Cәрдәбаш башлангыч мәктәбендә китап уку атналыгы. 02.02.2018

Бүген безнең мәктәптә – “Әкият геройлары парады”. Укучылар әкият геройлары костюмнары әзерләгәннәр. “Сәхнә”дә алар үз героен яклап чыгыш ясадылар.Сорауларга җавап бирделәр. Әкиятләрдән өзекләрне сәхнәләштерделәр. “Әдәби фикер” уены барлык балаларга да ошады. Бергәләшеп биеделәр, күңелле итеп үзара аралашырга да өйрәнделәр. “Вакытның үткәнен сизми дә калдык”, - дип белдерделәр балалар. Мондый чаралар бушка вакыт үткәрү генә булып калмас, бала күңеленә мәрхәмәтлелек орлыклары салыныр, дип ышанабыз.
-
Хоккей уйнарга без әзер. 01.02.2018

31 январьда Носы мәктәбендә 7-8 класс һәм 9 класс егетләре арасында хоккей ярышлары булып узды. Уен бик киеренке булды. 9 класс егетләре җиңү яуладылар.
-
Әти-әниләр җыелышы. 31.01.2018

31 нче январь көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы узды. Һәр класста ачык дәресләр күрсәтелде. Җыелышның гомуми өлешендә II чирек нәтиҗәләренә анализ ясалды, уңышлар һәм проблемалар турында әйтелде. “Интернет куркынычсызлыгы” темасына чыгыш ясалды.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә китап уку атналыгы. 31.01.2018

“Әкиятләр кичә”се балаларның чыгышлары белән башланды. Укучылар төрле әкиятләрнең эчтәлеген сөйләделәр. Геройларның характерын ачу максатында тавыш көчен үзгәртергә өйрәнделәр. Барлык мәктәп балалары каршында чыгыш ясау җаваплылык хисе тәрбияли. Укучылар әкиятләрнең һәр кешедә яхшы сыйфатлар тәрбияләвен расладылар. “Нәрсә артык?”, “Бу геройлар кайсы әкияттән?”, “Бу предметлар кайсы әкияттән качканнар?” уеннары балаларның фикерләү дәрәҗәсен үстерә. Балаларга тәрбия бирүдә әкиятләрнең әһәмияте зур.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә – китап уку атналыгы. 30.01.2018

Китап атналыгының беренче көнендә “Табышмаклар кичә”се оештырылды. Укучылар арасында рус милләтеннән булган бала да булу сәбәпле, кичә татар һәм рус телендә алып барылды. Укучылар табышмаклар өйрәнеп килгәннәр. Төрле темага булган табышмакларның җавапларын табу балаларга аеруча ошый. Мәктәп буенча “Иң зирәк укучы” конкурсында 1 нче урынны Петров К. һәм Миннебаев Д., 2 нче урынны Егоров Р. һәм Николаев Р., 3 нче урынны Галиев Ф. яуладылар. Татар халкының борынгы уеннарын кызыксынып өйрәнделәр. Укучылар белән берлектә, икенче көнгә максатлар билгеләдек.1нче класс укучылары да башкалардан калышмаска, әкиятләр укып, эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә сүз бирделәр.
-
Чаңгы ярышы. 29.01.2018

27 нче январь көнне Иске Кырлайда Ф.Гарафиев истәлегенә район мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары узды. Безнең мәктәп укучылары да ярышта актив катнаштылар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында ачык дәрес. 27.01.2018

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында, 27 нче январьда Г.З.Ногманова 3 нче класста туган телдә әдәби уку дәресеннән “Кар-муллык билгесе” темасына ачык дәрес курсәтте. Дәрестә укучылар элек алган белемнәренә таянып яңа ачышлар ясадылар. Дәрестә регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалаштырылды. Эшнең эзләнүле, төркемнәрдә оештырылуы бик отышлы булды.
-
Ачык дәрес. 25.01.2018

Башлангыч класслар атналыгының өченче көнендә Ганиева С.Х. 4 класста татар теленнән “ Сыйфат” темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрес бик кызыклы, мавыктыргыч булды.
















