Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
1 нче октябрь – Өлкәннәр көне! 01.10.2020

1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар. Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк! Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 2,4 нче класс укучылары яраткан әбиләренә бүләк – открыткалар ясадылар
Әбекәй-алтыным!
Чәчәк эзләп йөрдем кырларда,
Белмим сезне ничек зурларга.
Теләп сезгә изге теләкләр,
Без ясадык матур бүләкләр.
-
Мин бит Варис булдым бүген! 01.10.2020

Иртүк мәктәпкә йөгердем,
Нигә соңга калырга?!
Бүген безнең дүртенчене
Алалар варисларга.
Татарстан Варислары Берлегенә әгъза булып кергәнче иптәшләре , укытучылар каршында Татарстан Варислары Берлеге законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга, актив эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тантаналы төстә ант итеп, бүген Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 4 нче класс укучыларының муеннарына галстуклар тагылды.
-
Дәрестән тыш эшчәнлектә. 28.09.2020

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары дәрестән тыш эшчәнлектә матур эшләнмәләр ясарга яраталар.
-
Агач утырту– изге гамәл. 26.09.2020

Агач утырту– изге гамәл. Агачлар, куаклар безнең тирә – ягыбызны матурлыйлар, күңелебезгә сихәт бирәләр, һаваны чистарталар. Көзнең шушуы матур көнендә 7 нче сыйныф укучылары мәктәп бакчасына чия куаклары, мәктәп янына агачлар утырттылар.
-
Юлда йөрү куркынычсызлыгы атналыгы. 25.09.2020

Юлда йөрү куркынычсызлыгы атналыгы дәвам итә. Укучылар белән «Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл бел!» исеме астында тәрбия сәгатьләре, «Кем күбрәк белә?» исеме астында викториналар үткәрелде. «Мәктәпкә куркынычсыз юл» почмагы янында әңгәмәләр үтте.
-
ГТО нормаларын тапшыру. 24.09.2020

Носы мәктәбендә укучылар арасында ГТО нормаларын тапшыру булды. Бу чарада һәрбер укучы бик теләп катнашты. Без һәрвакыт хезмәткә,спортка, ә иң кирәге укуга әзер булырга тиеш. Укуда зур уңышлар ирешүләрен телибез.
-
Грипп 24.09.2020

Грипп — это инфекционное заболевание, заболеть которым может любой человек. Возбудителем гриппа является вирус, который от инфицированных людей попадает в носоглотку окружающих.Большинство людей болеют гриппом всего лишь несколько дней, но некоторые заболевают серьёзнее, возможно тяжёлое течение болезни, вплоть до смертельных исходов.Как не заболеть гриппом?
-
Чын варислар сафына бастык. 23.09.2020

23 нче сентябрь көнне безне варислар сафына кабул иттеләр. Чын варислар сафына басканчы бик күп юллар-дәресләр үттек, үзебезнең осталыгыбызны күрсәттек. Мәкальләр дә әйттек, санадык, җырладык, сорауларга җаваплар да таптык. Һәм менә ниһаять, соңгы дәрес- Варислар тукталышы. Иң беренче аларның бурычларын искә төшердек һәм тантаналы рәвештә ант бирдек.
-
Мәрхәмәтле эшләр атнасы. 21.09.2020

Көзге игелекле эшләр атналыгы дәвам итә. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары һәйкәл тирәсен тәртипкә китерделәр.
-
ВПР в школе 21.09.2020

Всероссийские проверочные работы — это итоговые контрольные работы с едиными стандартизированными заданиями, которые проверяют знания школьников по предмету. Сегодня учащиеся 7 класса выполнили ВПР по русскому языку.

















