Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Сүзләр иленә сәяхәт.
17.03.2021
6 нчы сыйныф укучылары белән “Сүзләр иленә сәяхәт” уен дәрес үткәрелде. Укучылар татар халык иҗатының матур үрнәкләре белән таныштылар. “Морфология”, “Лексикология”, “Фразеология” бүлекләре буенча көч сынаштылар. -
«Песня также может разить врага, как и любое оружие»
15.03.2021
Учащиеся 7 класса на уроке говорили о песнях Великой Отечественной войны, об истории их создания. Познакомились с военным творчеством отдельных писателей. Пришли к выводу, что фронтовые песни имели огромное значение в жизни солдата, в минуты отдыха и в решительные моменты боя. Они помогли выжить и победить. Такие песни воздействует на слушателя даже спустя десятилетия. -
«Год родных языков и народного единства в Республике Татарстан»
15.03.2021
Учащиеся 6 класса написали сочинение на тему «Моя малая Родина». Тема родной деревни очень близка душе ребёнка. С ней связаны самые сокровенные воспоминания юного гражданина страны. Учащиеся верят, что их малая Родина процветёт. Они надеятся, что смогут внести свой вклад в развитие родной деревни. -
13 нче март көнне мәктәбебездә “Әлифба бәйрәме” үткәрелде.
13.03.2021
1нче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре һәм 9 нчы сыйныф укучылары катнашты.Укучылар бәйрәмдә җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Алар, “Белем иле”нең «Әлифба», «Туган тел» тукталышларында булып, төрле биремнәрне башкардылар. Шул рәвешле алган белемнәр гомумиләштерелде, кабатланды.
Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар,әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткереп, башларын иделәр. Алар алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, "2"ле алмаска, "4"-"5"кә генә укырга, Туган илгә хезмәт итәргә сүз бирделәр. Ә без беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап, тагын шундый бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын, дигән теләктә калабыз.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан
12.03.2021
2021 нче ел — Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 7 класста тәрбия сәгате үтте. Укучылар районда яшәүче төрле халыклар турында чыгышлар ясадылар, рус, мари, татар халкының гореф-гадәтләре, милли киемнәре, аш-сулары турында мәгълүматлар белән уртаклаштылар. -
“Мәктәбебез музеенда”.
11.03.2021
2021нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәбебезнең музеена сәяхәт кылдык. Үткәннәрен кадерләгән халык кадерле булыр диләр. Музейдагы керәшен йорты, татар халкының милли бизәкләре укучыларның күңеленә хуш килде. -
“Дуслык кичәсе”
10.03.2021
2021нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 6 нчы класс укучылары катнашында “Дуслык кичәсе” дип исемләнгән чара үткәрелде. Кичә барышында укучылар төрле милләт халыкларның тормышы , гореф-гадәтләре, сәнгате белән таныштырды. Татар халкы, башкорт ,чуваш, мари, удмурт халыклары белән элек-электән үк дус һәм тату булып аралашып яшәгәннәр. Бу гадәт әлеге көнгә кадәр сакланып килгән.
-
“Без бит –Арча яклары”.
09.03.2021
“2021 нче ел – Татарстан Республикасында туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан, 9 нчы сыйныф укучылары “Без бит - Арча яклары” китапларына күзәтү ясадылар. Бу җыентыкта Габдулла Тукайдан башлап Арча төбәгеннән чыккан барлык әдипләр, шулар белән беррәттән әдәбият мәйданына әле яңа гына аяк баскан каләм ияләренең дә иҗат җимешләре тупланган. Укучылар әлеге китапка кертелгән әсәрләр аша якташ язучыларыбызның бай мирасы белән таныштылар. -
Без төрле, әмма шулай да без бергә 05.03.2021

2021нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Татарстанда яшәүче милләтләрнең дуслыгын хөрмәт итү, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү максатыннан 2-4 класс укучылары белән “Без төрле, әмма шулай да без бергә” темасына сыйныф сәгате уздырылды. Әңгәмә барышында укучылар төрле халык киемнәре, җырлары, биюләре, гореф-гадәтләре, ашлары белән таныштылар. Укучылар төрле милләт халыклары дус-бердәм яшәргә тиеш, кешеләр арсындагы бердәмлек һәм көчле дуслык кына Җиребезне саклаячак дигән нәтиҗә ясадылар.
-
"Без бергә!" фестивале
04.03.2021
“Без бергә” халык иҗаты конкурсы, “Россия сувенирлары” декоратив-кулланма әйберләр ярминкәсе узды. Кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнеше сокландырды. Гади куллар белән шулкадәр камил әйберләр ясап була дип гаҗәпләнәсең хәтта. Күргәзмәне карагач, андагы матурлыкны күреп, җаныбызга рухи азык алдык.
















