Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Об уголовной ответственности за содействие террористической деятельности и финансирование терроризма 02.09.2024

-
ОБ УГОЛОВНОЙ ОТВЕТСТВЕННОСТИ ЗА РАЗГЛАШЕНИЕ СВЕДЕНИЙ, СОСТАВЛЯЮЩИХ ГОСУДАРСТВЕННУЮ ТАЙНУ 02.09.2024

-
Прием заявлений 30.08.2024

Хөрмәтле ата-аналар!
01.04.2024 - территориядә теркәлгән балаларның ата-аналарыннан (законлы вәкилләреннән) 1 класска гаризалар кабул итү башлана.
06.07.2024 - территориядә теркәлмәгән балаларның ата-аналарыннан (законлы вәкилләреннән) 1 класска гаризалар кабул итү башлана.
Тулырак мәгълүмат белән мәктәп сайтының "2024-25 уку елына мәктәпкә кабул итү" бүлегендә танышырга мөмкин.
-
Республика көне 30.08.2024

Сезне зур бәйрәм – Татарстан Республикасы көне белән ихластан котлыйбыз!Бүген Татарстан – куәтле, эзлекле үсеш алган төбәк. Республикабыз киләчәккә омтылып яши, елдан-ел бөтен дөньяга таныла бара.
Чын күңелдән Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, республикабыз үсешенә өлеш кертерлек яңа казанышлар телибез!
-
Мәктәп ярминкәсе 24.08.2024

24 нче августта булган мәктәпләр ярминкәсендә мәктәбебез актив катнашты.
Ярминкә белән танышырга район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Халык аз түгел. Яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге, мунча себерке, һәм үләннәр сатыла. Концертта булып узды. 2024 ел - 2024 елда Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы. Шул уңайдан эчтәлекле күргәзмәләр оештырылды. әфәрин, мәгариф хезмәткәрләре! -
Россия флагы көне 22.08.2024

22 августта иң мөһим дәүләт символларының берсе булган Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Кешенең үз иленең символларына ихтирамлы һәм сакчыл мөнәсәбәте - аның гражданлык күрсәткече, димәк, укымышлылыгы, мәдәнияте, әхлагы чагылышы. Дәүләт символларына хөрмәт күрсәтеп, без үз Ватаныбызга мәхәббәт һәм хөрмәт күрсәтәбез, Россия гражданнары булуыбыз белән горурланабыз. Россия флагы астында бүген төрле милләт һәм халык вәкилләре берләшә. Безнең флагыбыз бай тарихы һәм дәүләтчелек традицияләре булган бөек ил флагы буларак бөтен дөньяда таныла. Аның артында-безнең дәүләтнең күп гасырлык тарихы. Россия Федерациясе Дәүләт флагын күтәрү тантанасы безнең һәрберебездә Ватаныбыз өчен горурлык хисе уята.
-
Күңелле уеннар 30.07.2024

29 нчы июль көнне Арча социаль яклау бүлеге Форпост һәм Росгвардия оешмаларына керүче яшьләр белән берлектә укучылар өчен кызыклы уен программасы үткәрделәр.
-
Мәктәпне яңа уку елына кабул итү 29.07.2024

Бүген мәктәпне яңа 2024-2025 нче уку елына кабул итү булды.
-
День памяти и скорби
22.06.2024
Бүген Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе-Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елның 22 июнендә фашист Алмания сугыш игълан итмичә генә Советлар Союзына һөҗүм итә. Бу көнне без миллионлаган һәлак булганнарны искә алу, Ватанны саклаучы, аның азатлыгы өчен гомерләрен биргән кешеләрнең батырлыгы һәм фидакарьлеге алдында баш иябез.
-
17 нче көн 21.06.2024

Лагерьда "Дуслык көне" балалар һәм яшүсмерләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен үстерүгә, шулай ук коллективны берләштерүгә юнәлдерелгән. Чара кысаларында отрядлар буенча «Дуслык нәрсә ул»темасына диспутлар үткәрелә. Балаларга нәрсә эшләргә яратулары һәм кемне яратулары турында сөйләргә мөмкинлек бирелә. Бу аларга бер-берсе турында күбрәк белергә мөмкинлек тудыра. Шулай ук көн кысаларында кызыклы конкурслар үткәрелә, анда балалар күңел ачалар һәм көләләр. Табигатькә «Яшел даруханә» экскурсиясе үткәрелде. Гербарий ясау өчен үсемлекләр җыйдык.


















