Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
ГТО - кышкы сессия 15.02.2018

15 нче февраль көнне Арча стадионында укучыларның кышкы сессия ГТО нормаларын тапшыру булды.
-
Муса Җәлил иҗатына багышланган кичә 14.02.2018

14нче февраль көнне мәктәбебездә 1-4 сыйныф укучылары арасында герой – шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган кичә үткәрелде. Кичә укучыларның чыгышы белән башланып китте. Алар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кичәнең икенче өлешендә шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган брейн-ринг үткәрелде. Укучылар уен барышында “Карак песи” һәм “Бәхет” командаларына бүленеп, Муса Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты буенча үзләренең тапкырлыкларын һәм зирәклекләрен сынадылар. Презентация нигезендә укучылар төрле кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр. Уенда ике команда да актив катнашты.
-
Хезмәт ветераны белән очрашу 13.02.2018

Бүген Наласа урта мәктәбенең 1 класс укучылары хезмәт ветераны Халиуллин Шамил абый белән очрашу уздырдылар. Кичә бик күңелле, эшлекле, дустанә атмосферада узды. Шамил абый үзенең күңелендә калган истәлекләре белән уртаклашты. Арабызда шундый ветераннар булуына без чиксез шат.
-
Тату сыйныф, класс җитәкчеләре конкурсы 12.02.2018

Класс җитәкчеләре конкурсында Гөлия Мидехатовнаны уңышы белән котлыйбыз. Тату сыйныф серләре конкурсында 5 сыйныф әти-әниләре комитеты районкүләмендә 3 урын яуладылар. Молодцы!
-
8 нче февраль - Яшь антифашистлар көне 09.02.2018

Шул уңайдан , 5-8 нче сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар герой-пионерлар, аларның батырлыклары белән таныштылар. Һәр герой-пионерга багышланган чыгышлар ясадылар. Батырларыбызны онытмыйк!
-
“Бөек Ватан сугышы еллары гаилә фотохроникасы” 09.02.2018

Наласа урта мәктәбендә “Бөек Ватан сугышы еллары гаилә фотохроникасы” дигән акция узды. Аның кысаларында сугыш елларындагы фотографияләрнең электрон архивы тупланды. Укучылар үзләренең бабалары турында сөйләделәр, сугыш тематикасына багышланган видеоролик карадылар.
-
Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы нәтиҗәсе
06.02.2018
Казан шәһәренең олимпиада үзәгендә 31нче гыйнвардан 2 февраль көннәрендә татар мәктәпләре арасында уздырылган татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында мәктәбебездән 10 нчы сыйныф укучысы Рәхимова Алина катнашты һәм призлы урынга лаек булды. Алинәне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Тәрбия дәресләре- ДУСЛЫК 02.02.2018

Бүген мәктәбебездә тәрбия дәресләре дуслык темасына багышланды. 1 класс - "Дуслык белән көчле без!" (әңгәмә); 2,4 класслар - "Кеше дуслык белән көчле."(түгәрәк өстәл). Мондый тәрбия дәресләре укучыларыбызга дуслык сүзенең мәгънәсенә төшенергә, дуслыкның кадерен белергә, узара ныгытып бер-берсенә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
-
Татар теленнән республика олимпиадасы нәтиҗәсе 01.02.2018

Казан шәһәренең олимпиада үзәгендә 29-31нче гыйнвар көннәрендә татар мәктәпләре арасында уздырылган татар теленнән республика олимпиадасында мәктәбебездән 5 нче сыйныф укучысы Хәсәнова Ильмира һәм 10нчы сыйныф укучысы Нәҗметдинова Камилә катнаштылар. Хәсәнова Ильмира призлы урынга лаек булды. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз.
-
"Балигъ булмаганнар арасында җинаять һәм хокук бозуларны булдырмау" 31.01.2018

31 нче гыйнвар көнне Арча башкарма комитеты аппаратының әйдәп баручы белгече Нигъматуллин Мансур Камбилевич 5-10 класс укучыларына "Балигъ булмаганнар арасында җинаять һәм хокук бозуларны булдырмау" дигән темага әңгәмә үткәрде.


















