Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Новокырлайский детский сад "Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Арский район, с. Новый Кырлай, улица Центральная дом 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-33 |
| E-Mail: | dsnkirlai.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новокырлайский детский сад"РТ |
| Руководитель: | Файзрахманова Лейля Габдулфатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 26 |
| У нас учат: | 2 |
Новости Новокырлайского детского сада
Без мәктәп белән һәм киләчәктә безне укытасы укытучы белән таныштык.
Опубликовано: 07.12.2015Балалар бакчасы - балаларга башлангыч белем бирүнең беренче баскычы. Башлангыч мәктәп белән кулга - кул тотынып эшләгәндә генә, без тиешле нәтиҗәләргә ирешә алабыз.Без тәрбияләгән балаларның аң - белем дәрәҗәсе белән укытучылар танышып баралар. Без дә үз чиратыбызда балалар бакчасы һәм мәктәп арасындагы дәвамчанлыкны булдыра һәм даими рәвештә элемтәне ныгыта барабыз.Ничек кенә булмасын, бала мәктәпкә барганда билгесезлеккә түгел, ә үз кешеләре арасына кереп китәргә, мәктәптә дөрес ориентлаша белергә тиеш.Үзен укытырга тиешле укытучысы белән дә җиңел аралаша, уртак тел таба белергә тиеш. Шуңа күрә, без башлангыч сыйныф укучылары, укытучылары белән гел аралашып торабыз: бергәләшеп бәйрәмнәр үткәрәбез, конкурслар оештырабыз, әкиятләр сәхнәләштерәбез, төрле истәлекле урыннарга экскурсияләр оештырабыз.Укытучылар әти - әниләр белән дә гел аралашып, әңгәмәләр үткәреп торалар.Менә шуңа күрә, безнең балалар мәктәпкә баргач та югалып калмаслар, акыллы, тәртипле һәм бик тырыш булырлар дип ышанабыз.
К списку новостей









