Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
"Игелек кыл" акциясе дәвам итә
Опубликовано: 09.02.2016
“Ура, ниһаятъ кыш җитте”,- дип, кайчан гына кышның беренче аен каршы алган идек. Ә хәзер инде аның соңгы - февраль ае да җитте. Ләкин кыш ае булганга карап, урамда кыш дип әйтә торган да түгел. Чөнки көннәр җылы, түбәләрдә тамчылар тама, карлар әкренләп эри башлады. Ләкин бу айны аның кадәр начар ай дип әйтмәс идем мин. Бу айда күп кенә бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр. Мисал өчен, шуларның берсе 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Һәм менә шул уңайдан, 8 нче февраль көнне 8 нче сыйныф укучылары, клуб янына һәйкәл чистартырга менделәр. Алар анда көрәкләр, себеркеләр һәм башка кирәк - ярак әйберләр алып килделәр. Кайсыкар көрәде, кайсы себерде дигәндәй, берсе дә эшсез басып тормады. Бергә - бергә эшләве дә бик күңелле булды, шулай ук һәйкәл дә кардан арынды.
К списку новостей
















