Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Котлыйбыз!
Опубликовано: 06.02.2016
Хөрмәтле Илдар Хакимулла улы!
Олуг юбилеегыз белән котлап иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәрсу күкләр Сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, һәрчак күтәренке кәеф юлдаш булсын Сезгә.
Укытучы һөнәрен сайлаган кеше тирән рухи байлыкка, изгелеккә ия. Үз эшегезгә әйтеп бетергесез дәрәҗәдә тугрылыклы булып, балаларга эчкерсез мәхәббәт белән каравыгыз, белем һәм тәрбия бирүдә югары нәтиҗәләр бирә. Сез – көчле рухлы, кешелекле, сабыр, сизгер, максатка ирешүдә көчегезне аямый торган олы хөрмәткә лаек җитәкче. Сезнең кебек тормышчан, олы җанлы, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер җитәкчебез булганга, без бәхетле. Фидакарь хезмәтегез, бөек сабырлыгыгыз һәм якты акылыгыз өчен биниһая рәхмәтләр Сезгә!
Озын булсын Сезнең гомерегез,
Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
Бәхет чишмәләре мул аксын,
Ак бәхетләр белән таң атсын.
Тулса тулсын әйдә 60 яшегез,
Кимемәсен генә дәрт-дәрман!
Авырмыйча озак еллар яшәгез!
Һәммәбездән Сезгә шул фәрман!
Сездә булган көч һәм дәрман әле
Дәрья суларына җитәрлек.
Тагын бер 60 ел бар якыннарыгыз белән
Эх та итми гомер итәрлек!
Иң изге теләкләр белән: Түбән Аты төп гомуми белем, Урта Сәрдә һәм Кылачы башлангыч белем мәктәпләре,Түбән Аты һәм Урта Сәрдә балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм укучылар коллективы.
К списку новостей
















