Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарларының чираттагы киңәшмәсендә
Опубликовано: 16.01.2016
15 гыйнварда Мәгариф идарәсенең актлар залында директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарларының чираттагы киңәшмәсе булды.
Анда балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Завялова Л.Н. чыгыш ясады. Ул күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, аларның яшәү шартларын даими күзәтү астына алырга кирәклеге турында сөйләде. Яшүсмерләр катнашында җинаять кылу очракларының артуы күзәтелгәнлеген әйтте. Шулай ук мәктәп татулаштыру хезмәте эшчәнлеген активлаштыру кирәклегенә басым ясады,әлеге хезмәтнең үзенчәлекләрен аңлатты.
И.А.Хәбибуллин үз чыгышында физик тәрбия укытучылары тарафыннан башкарылган эшләр турында сөйләде, уңай һәм кимчелекле якларга тукталды. Алда торган бурычларны атады.
Мостафина Э.Г. мәктәпләрдә “Дәүләт телләре турында “ Законның үтәлешенең торышына тукталды, тәрбияви чараларның ике телдә оештырылырга тиешлеген ассызыклады. Шулай ук профориентацион эшнең оештырылу дәрәҗәсе турында сөйләде.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З.М.: “Тәрбияле бала һәм белем сыйфаты-безнең төп максат әнә шулар. Һәр бала күз уңында булырга тиеш. Мәктәп сайтлары-көндәлек эшебезнең күрсәткече, алар даими тулыланып торырга тиешләр. Электрон түләүләр буенча эшне җанландыру сорала.”
К списку новостей
















