Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
"Көзнең изгелек атнасы" Җиңү паркына квест - экскурсия
Опубликовано: 11.09.2015"Көзнең изгелек атнасы" кысаларында 10 сентябрь "Үткәннәрне онытма" дигән девиз астында үтте.Түбән Аты төп гомум белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары “Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган ял паркы” на квест - экскурсиягә бардылар.
" Квест. Бу сүз кемнәргәдер таныш, ә кемнәргәдер юк. Һәр кеше бу сүзне үзенчә аңлый. Ә мин сезгә “сугыш”та булган квест турында сөйлиячәкмен.
Барысы да:” Ура, иртәгә 3 кенә дәрес укыйбыз “,- дигән сүзләрдән башланып китте. Безгә укытучы кереп, иртәгә Арчага Җиңү паркына барабыз, диде. Ә ни өчен барабыз, без анда нишлибез дигән сорауларга бер кеше дә җавап бирә алмады.
Без, анда күнелсез булыр, кызык булмас, дип уйладык. Ләкин бу уйларыбыз юкка гына булган. Инде паркнын ишегеннән кергәндә үк маҗаралар башланып китте. Чөнки безнен кулларыбызга скотч белән кәгазъ ябыштырып куйдылар. Безне 4 командага бүлделәр, һәм дөресен генә әйткәндә, без бер-беребез белән “сугышырга” тиеш идек. Әйе, әйе сугышырга, нәкъ сугыштагы кебек иде бу. Үзебезнең командага уңай нәтиҗәләр китерер өчен ниләр генә эшләмәдек без. Төрле шифрлар белән предметлар таптык, ул предметларда тагын шифрлар иде, тагын берәр әйбер табырга кирәк иде. Ә ахырдан без 4 база булдык, һәм бөтен 4 база да 3 тапкыр бертигез итеп утырырга һәм басырга тиеш иде. Бу заданияне көч хәл белән эшләп чыктык, һәм тагын бик кызыклы уеннар булды. Бу квест экскурсия формасында иде. Безгә монда бик ошады, бик күңелле булды, үзебезгә яңа дуслар таптык, бу квест истә калырлык булды. Мондый чаралар күбрәк булсын иде."
Маликова Гүзәл, 8 сыйныф укучысы
К списку новостей
















