Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
“NisanFest” та булып кайтты
Опубликовано: 02.05.2015
30 апрельда 7 нче сыйныф укучысы Маликова Гүзәл “Сәләт” яшьләр үзәгендә “Ялкын” журналы оештырган “NisanFest” та булып кайтты. Кайсы гына бүлмәгә күз салма, һәркайсында кызыклы остаханәгә юлыгасың:
- "Рәсем сәнгате" остаханәсе - Татарстан Республикасы рәссамнар союзы әгъзасы Ольга Сучкова;
- "Журналистика" остаханәсе - теле-, радиожурналист, корреспондент Линар Закиров;
- "Фото" остаханәсе - «Ялкын» журналының фотографы Рөстәм Мөхәммәтҗанов;
- "Видео сәнгате" остаханәсе" - клипмейкер, видеооператор, «Сәләт» берләшмәсе режиссеры Илшат Рәхимбай;
- "Әдәбият" остаханәсе - шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова алып бара.
Ә безнең укучыбыз Маликова Гүзәл “Журналистика” остаханәсендә интервью алырга да, бирергә дә өйрәнде.
Журналистика остаханәсен уздырды журналист Линар ЗАКИРОВ.
Маликова Гүзәлгә бу остаханәдә белем алу бик ошаган. Ул:” Мөмкинлегем чыкса, тагын барыр идем”-дип, көлеп куйды.
Остаханәләрдә булган бөтен укучыларга сертификат тапшырдылар.
Nisanда тагын ниләр булды:
- Эльнар Президент белән очрашуның төрле версияләрен сөйләп танылды;
- 33нче мәктәп кызлары "Ялкын"га мәхәббәт аңлатты;
- Энҗе җырлар җырлады;
- күпләр елмайды һәм кул чапты;
- барысы да фотога төштеләр.
К списку новостей
















