Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Рәис Сафин белән очрашу булды
Опубликовано: 28.01.2015Очрашулар кирәк, очрашулар... Бер очрашу үзе бер гомер. 28 нче гыйнвар көнне Арчаның “Казан арты этнографик” музеенда шагыйрь – Рәис Сафин белән очрашу булды. Анда шагыйрьнең китаплары да күргәзмә итеп куелган , сатып та алып була иде. Иң беренче булып үзләренең чыгышлары белән кичәне үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр башлап җибәрде. Алар барысы да Рәис Сафинның шигырьләрен укыдылар. Аннары шагыйрь турында радиодан яздырылган язманы тыңлаттылар.
Рәис Сафинга 6 нчы гыйнвар көнне 80 яшь тулган, аны юбилее белән котладылар. Һәм ниһаятъ, Рәис Сафинның үзен чакырдылар. Ул безне үзенең тормыш юлы , китаплары белән таныштырды. Залга аның авылдашлары - татар теле укытучысы, китапханәче, Субаш Аты авылының Ак әбие һәм авыл советы җитәкчесе чыктылар, аны юбилее белән котладылар, бүләкләр һәм җыр бүләк иттеләр. Аннары аның классташы - Валиева Сәрия апа, хезмәт ветераны - Сафин Гаяз шагыйрь белән яшьлек хәтирәләрен искә төшерделәр. Музей директоры урынбасары - Гарипов Шәфигулла, Мәдәният идарәсе җитәкчесе - Мөхетдинов Рамил дә шагыйрьне котладылар, матур теләкләрен җиткерделәр.
Аннары Арча Укучылар Сараендагы “Тукай якташлары” түгәрәгенә йөрүче укучылар үзләренең иҗат эшләре белән таныштырып киттеләр. Музей директоры - Камалов Ришат абый да юбилярны котлады. Ә ахырдан инде Рәис Сафин үзе балаларга, яшьләргә булган теләкләрен җиткерде, уңышлар теләде.
К списку новостей
















