Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Ата-аналар җыелышы
Опубликовано: 14.01.201514 нче гыйнварда мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Төп доклад белән укытучы Шакиров Р.Н. чыкты. Чыгышының темасы-“Киендерү- иркәләүме?”. Рәдис Наил улы укучыларның бүгенге көндә мәктәпкә киеп килгән киемнәренең тиешле таләпләргә туры килмәвен ассызыклады. Укучы мәктәп формасыннан йөрергә тиеш. Форма укучыны җыйнакландыра, тырышып белем алуга этәрә, сәламәтлеккә дә йогынты ясый.
Мәктәп директоры Хәбибуллин И.Х. уку елының беренче яртысында мәктәптә укучыларга белем алу өчен җитәрлек шартлар тудырылуы, балаларның барысы да кайнар аш белән тәэмин ителүе, гомуми өлгереш, белем сыйфаты нәтиҗәләре турында сөйләде. Соңыннан әти-әниләр балалары укыган кабинетларга таралдылар. Класс җитәкчеләре һәр баланың тәртибе, мәктәп тормышында катнашуы, укуга карашы турында сөйләде.
Чыгарылыш класс укучыларының әти-әниләре балаларның имтиханга әзерлек эшләренең торышы, яңалыклар-үзгәрешләр, имтиханнарның якынча даталары белән таныштылар. Алар алдында имтиханнарга әзерләүче укытучылар һәм директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Хасанова Э.И. чыгыш ясадылар.
К списку новостей
















