Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Шугалак ачылды
Опубликовано: 03.01.2015Түбән Аты мәктәбе укучылары,авыл яшьләренең күптәнге хыяллары тормышка ашты: авыл үзәгендә боз шугалагы ачу тантанасы үтте. Хәзер балаларга да, олыларга да саф һавада хоккей уйнарга, тимераякта шуу осталыкларын үстерергә менә дигән мөмкинлек бар. Әлеге чараның кышкы каникул чорында үтүе икеләтә файдалы.
Шугалакны койма белән әйләндереп алуга, су сиптерү җайланмаларын булдыруга авыл җирлегендә эшләгән яки тамырлары белән шушы авылдан чыккан эшмәкәрләр зур ярдәм күрсәттеләр. Аларга рәхмәтнең иң зурысы. Яшьләр үзләре дә көчләрен кызганмадылар: дәресләрдән соң җыелып, такта кистеләр, аларны кадакладылар. боз катырдылар.
Шугалакны ачу тантанасы чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнде. Балаларның шатлыгын уртаклашу ниятеннән Кыш бабай да килде. Нәкъ менә аңа кызыл лентаны кисү хокукы бирелде. Кыш бабай бәйрәмгә җыелган әти-әниләрне, балаларны Яңа ел белән котлады, аларга саулык-сәламәтлек, бәхет, киләчәктә спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешүләрен теләде.
Әлеге мәйданчыкта кич белән дә уйнарга, шуарга мөмкин. Ни өчен дигәндә, берничә урынга баганалар утыртылып, яктырткычлар да куелган. Җәйге чорда исә футбол, волейбол, баскетбол кебек уеннар оештырырга мөмкин.
Соңыннан мәктәп укучылары һәм авыл яшьләреннән тупланган командаларның хоккей буенча дусларча очрашуларын карап хозурландык.
Әлеге шугалакның булуы балаларны спортка тарту, хезмәт тәрбиясе бирү, аларда сәламәт тормыш рәвеше формалаштыру, тискәре гадәтләрдән, хокук бозулардан читләштерү ягыннан караганда тәрбияви яктан да зур әһәмияткә ия.
К списку новостей
















