• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А
Телефон: +7(843)-665-07-46
E-Mail: Sna.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Руководитель: Ахунов Айнур Василович
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 28 (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 11

Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"

Укытучылар көне

Опубликовано: 04.10.2014

ТҮБӘН-АТЫ МӘКТӘБЕНДӘ --- “БАШВАТКЫЧ”.

Укытучы! Иксез-чиксез белем иле диңгезендә төрле-төрле каршылыкларны җиңә-җиңә, безне йөзәргә өйрәтүче иң күркәм кешеләр. Кадерле кешеләребезнең бәйрәмен быел ничектер үзенчәлеклерәк итеп уздырырга уйладык.

3 нче октябрьдә, мәктәбебездә укытучыларыбызның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, без, 8нче сыйныф укучылары, барлык укытучыларны, балаларны,кунакларны “Башваткыч”тапшыруына җыярга булдык.Тапшыруыбызның “Җәвите”--- сыйныф җитәкчебез Рәдис абый Шакиров булды.Ул үзенең җитезлеге,сүзгә осталыгы,шаянлыгы белән хәтта Җәвит абыйны да уздырып җибәрде.

Уенда катнашучылар: 7 нче сыйныф җитәкчесе---Гөлүсә апа Маликова, 6 нчы сыйныф җитәкчесе---Данис абый Хәмидуллин,башлангыч сыйныфлар укытучысы---Алсу апа Дәүлиева. Балларны санап бару өчен жюри ---бер төркем 8 нче сыйныф укучылары үз урыннарын алды.”Башваткыч” сораулары бик авыр булса да, укытучыларыбыз бик төгәл һәм тиз җавап бирделәр,ә без алар өчен җан атып утырдык.Кайбер авыр сорауларга үзебез дә җавап эзләп “баш ваттык”.

Тапшыру барышында,чын “Башваткыч”тагы кебек,музыкаль пауза да булды.Мәктәбебез сандугачы Энҗе Шакирова үзенең матур җырларын хөрмәтле укытучыларга багышлады.

Жюри рәисе уенның җиңүчесен игълан итте: 18 балл җыеп, Алсу апа 1 нче урынга чыкты, супер-уенда катнашу турындагы тәкъдимне дә берсүзсез кабул итте. Алдан бер сүзе генә билгеле булган “Бауның-- озыны,сүзнең—кыскасы яхшы “дигән халык мәкален ул бер минут эчендә дөрес итеп әйтте дә бирде.

Алсу апага ,”Башваткыч” җиңүчесе буларак, супер-приз --- “Ауди”машинасы “эләкте”. Гөлүсә апа һәм Данис абый да тапшыруның истәлекле бүләкләренә ия булдылар.

Уен-тамаша азагында укытучыларыбызны кабат олы бәйрәм белән котладык, гөлчәчәкләр бүләк иттек.Бәйрәмчә тапшыруның хуҗалары---8нче сыйныф кызлары һәм егетләре ихлас теләкләрен матур җыр аша җиткерделәр:

“Уытучым,сезгә карап,

Артадыр хөрмәт хисем.

Юлларыма маяк булып

Балкый тик сезнең исем.”

Бәйрәм чарасы барыбызның да күңеленә хуш килде.

 

Зиннәтуллина Ландыш, 8 нче

сыйныф укучысы.Түбән Аты мәктәбе.



К списку новостей