• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А
Телефон: +7(843)-665-07-46
E-Mail: Sna.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Руководитель: Ахунов Айнур Василович
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 28 (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 11

Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"

22 нче ноябрь көнне мәктәптә уку елының 1 нче чиреге йомгакларына багышланган Ата-аналар җыелышы булды

Опубликовано: 22.11.2013

 

 

Әти-әниләргә тәрбияви темага чыгыш  тәкъдим ителде.Чыгыш ясаучы балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә коллективның эшчәнлегенә тукталды.Әти-әниләр соңыннан фикер алышуларда катнаштылар. Зиннатуллина Гөлүсә, мәсәлән, тәрбия эшендә дини юнәлешкә игътибар итәргә кирәклегекнә басым ясады.

     Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Хәмидуллин Д.М.узган уку елында укучылар белән тәрбия эшен оештыру үзенчәлекләренә тукталды.Мәктәптә барлыгы,филиалларны да кертеп, 77 бала белем ала. 21 бала аз керемле гаиләләрдә , 35 бала күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнә.5 укучы эчке контрольдә тора(яңа килеп кушылган укучылар). Чыгыш ясаучы сәләтле балалар белән эшнең торышы, спорт өлкәсендәге уңышларга ирешкән укучылар турында сөйләде.”Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында оештырылган чаралар,”Китапка икенче гомер бүләк ит” акциясе, вакытлы матбугатка язылуның торышы турында сөйләде.

    Ата-аналар район мәгариф бүлеге методисты Гарифуллина Миләүшә Мансур кызының  конкрет мисалларда ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, укучыларны исәпкә кую очраклары турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар.Безнең мәктәп укучылары арасында балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе тарафыннан исәпкә куелучылар юк.”Укучы үзен гаиләдәгеләргә кирәклеген һәрдаим тоеп яшәргә тиеш. Әти-әни баласының буш вакытында ни белән шөгыльләнүен, кем белән аралашуын белеп торырга тиеш”.-диде мәгариф бүлеге хезмәткәре.Соңыннан класс җитәкчеләре үз классларындагы укучыларның уку йомгаклары, тәртипләре , балалар белән тәрбия эшенең торышы турында сөйләштеләр.

 

 



К списку новостей