Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Акция "Китапка икенче гомер бүләк ит""
Опубликовано: 20.10.2013Яңа техноогияләр, компьютер ташкыны тормышыбызга зур көч белән кергән заманда балаларда китап дип аталган хәзинә дөньясына карата мәхәббәт тәрбияләү үз көчен югалмады әле. Республикабызда үткәрелгән “Китапка икенче гомер бүләк ит!” акциясе дә әнә шул изге гамәлне тормышка ашыру максатыннан үткрелде. Әлеге чарага мәктәбебез укучылары, укытучылары да бик теләп кушылды. Мәктәп китапханәсе фонды рус һәм татар телләрендәге матур әдәбият китаплары белән тулыланды.
Әлеге акциянең әһәмияте бик зур. Укучыларны китап укуга тарту, аларда ярдәмчеллек, гуманизм, китапка сакчыл караш тәрбияләүне күздә тотабыз.
Класс җитәкчеләренең укучылар белән аңлату эшләре алып баруы, әти – әниләрнең бу эшне чын күңелдән аңлап кабул итүләренең нәтиҗәсе дә күркәм булды.
20 октябрьгә барлыгы 50 данә китап китапханә киштәләрендә үз урынын тапты. Димәк, күп сандагы китап сөючеләр файдалана ала дигән сүз бу.
7 нче һәм 9 нчы класс укучылары аеруча зур тырышлык куйдылар. (Класс җитәкчеләре: Р.Н.Шакиров, З.Я. Хәмидуллина). Рәхмәт аларга. Изге эш дәвам итә.
К списку новостей
















