Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Туган ягым – яшел бишек.
Опубликовано: 20.01.202320 нче гыйнвар көнне Арча 7 нче номерлы урта мәктәбендә Татарстанның халык язучысы фольклорчы Гомәр Бәшировка багышланган “Туган ягым – яшел бишек” I Районара Бәширов укулары узды. Гомәр Бәшировның иҗатын тирәнтен өйрәнүне күздә тоткан әлеге чарада безнең мәктәбебездән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина З.Я. ,8-9 нчы сыйныфтан өч укучыбыз катнаштылар.Бу укучыларыбыз фәнни-гамәли конференциянең төрле номинацияләрендә чыгыш ясадылар.Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесенең милли мәсьәләләр буенча методисты Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы мондый фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу,чыгыш ясау укучыларда максатчанлык,төгәллек,җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли дип белдерде. “Туган ягым табигате” рәсем номинациясендә 5 нче сыйныф укучылары АбдуллинР.,Абдуллин Ф., Кәримова Э., Шәмсетдинова З. актив катнашып лауреат дипломы алдылар. 8 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинов И. Гомәр Бәширов әсәреннән өзекне яттан сөйләп, ә 9 нчы сыйныф укучысы Йосыпова Д.үзе башкарган эзләнү эше белән 3 нче урын яулап , диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. 8 нче сыйныф укучысы Йосыпова А.туган авылыбызның елга-күлләре,чишмәләре турындагы эзләнү эшен сөйләп,лауреат дипломы , истәлекле бүләк алды. Әлеге бәйрәм-чара матур җырлар, күңелле биюләр белән үрелеп барды. Барлык катнашучыларга да бик ошады.
К списку новостей
















