Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Сабада – Әдәби Сабантуйда .
Опубликовано: 26.08.20222021 елда Арча районыннан старт бирелгән әдәби Сабантуй дәвам итә. 26 нчы августта Сабаның “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексына язучылар, Әдәби марафонда катнашучылар ,республика районнарыннан һәм чит төбәкләрдән нәфис сүз көрәштерүдә катнашучылар җыелды.
Сабантуй булгач, анда халкыбызның милли бәйрәме йолалары, гореф-гадәтләре дә ачык чагылыш тапты. Урак, бирнә җыю күренешләрен үзешчәннәр искиткеч итеп күрсәттеләр. Кунаклар да буш кул белән килмәгән. Колга сөлгеләрдән тиз авырайды, китаплар да күпләп җыелды. Бәйге җыю күренешен шаккатып күзәттек.
Әлеге мәртәбәле чарада безнең мәктәптән дә Әдәби марафон финалистларыбуларак өч укучыбыз һәм аларның җитәкчеләре Хәмидуллина З. катнашып кайттылар.Йосыпова Д,Йосыпова А. төрле уеннарда катнашып,бүләкләр алдылар,бик матур тәэсирләр белән уртаклаштылар.
Әдәби Сабан туенда катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина сәламләде. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Ләйсән Гайфуллина әлеге проектның уку-укыту процессында мәгариф системасына ярдәмче буларак зур роль уйнавын ассызыклады. Әдәби Сабантуй яшүсмерләр өчен татар һәм рус телләрендә эшли торган билингваль "Белем радиосы"на старт бирелүе белән дә истәлекле булды.
Аннары сәхнәгә әдәби марафонда җиңүчеләр чакырылды. Проект авторы Раил Гатауллин әйтүенчә, бу марафоннарда җиде йөзгә якын кеше катнашкан. Беренче урынны Саба районы китап укучылары сәхнәгә сыймады, алар мәйдан чакырып алкышландылар. Икенче урында - Арча, өченче урында - Әлмәт һәм Апас районнары.
К списку новостей
















