Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Батырлык дәресендә.
Опубликовано: 12.03.2022VII нче сыйныф укучылары авылдаш әбиләребез--- сугыш чоры балалары,тыл ветераннары турында инша язып килделәр.Шушы чорда яшәүчеләрнең истәлекләрен язып алдылар. Тәрбия дәресендә сугыш чорында кичерелгән авыр көннәр турында фикер алыштылар,фотографияләрне карадылар.
Дәрестән соң өлкән авылдашыбыз Хуҗиева Радия әби янына очрашуга бардылар. Изге күңелле бу әби балаларны ак шәлен бәйләп,елмаеп каршы алды.Укытучы Хәмидуллина З.Я. Радия апаның тормыш юлы белән таныштырып чыкты. Аннары Радия апайның хатирәләрен тыңладылар. Ул үзенең оныклары өчен куанып яшәвен әйтте. Илебездә-җиребездә тынычлык кына булсын,дип тәмамлады ул сүзен. Балалар йотлыгып тыңладылар, Бүләкләрен,күчтәнәчләрен тапшырдылар. Бу очрашу балалар күңелендә матур эз калдырды.
К списку новостей
















