Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Кошларга ярдәм итәбез.
Опубликовано: 20.01.2022Урамда буранлы-карлы салкын кыш. Кышкы салкын көннәрдә канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Салкыннан түгел, ачлыктан бик суык көннәрдә күп кенә кошлар үлемгә дучар булалар. Шуңа да әлеге җан ияләренә карата игелекле эшне бергәләшеп башкарсак иде. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.
Шундый ният белән мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары мәктәп ишегалдындагы чыршыларга җимлекләр ясап элделәр.”Кошлар өчен ресторанга” төрле сыйлар: ипи валчыклары, ярма бөртекләре, көнбагыш салдылар. Менюны көн дә төрләндереп,тәмле-тәмле сыйлар белән сыйлап торырга килештеләр.Барлык тереклек ияләре дә исән-сау кышны чыгып,ямьле язны шатланып каршы алсын иде!
Кыш җиттеме - кошлар өчен
Без ресторан ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
- Рәхим итеп ашагыз!
К списку новостей
















