• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А
Телефон: +7(843)-665-07-46
E-Mail: Sna.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Руководитель: Шакиров Радис Наилович
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 31 (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 11

Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"

“Чернобыль – йөрәк ярасы”

Опубликовано: 30.04.2021

 Бүген Түбән Аты мәктәбендә Чернобыль авариясенен 35 еллыгына багышланган мәгълүмати чаралар булып узды. Хамидуллин Данис җитәкчелегендә 7 сыйныф укучылары белән “Чернобыль – йөрәк ярасы” темасына класс сәгате үткәрелде. Укучыларга тарихы,дөньяга китергән зыяны,бик куп сандагы кешеләр үлеменә китерүе турында сөйләнелде .Аеруча Припять шәһәре,аның бүгенге хәле турында сүз булды. Күз алдына китерүе дә авыр:чын мәгънәсендә гөрләп яшәгән шәһәр санаулы сәгатьләр эчендә җансызга әверелә. 

  Көннең икенче өлешендә физик тәрбия һәм ОБЖ укытучысы Закирова Алия җитәкчелегендә ачык дәрес электростанциясенең шартлау вакытын тасвирлаган видеоязма,презентация күрсәтелде. Вакыйганың әйләнә-тирә мөхиткә зыяны, нурланыш алган кешеләрнең тормышына,аларның буын киләчәгенә зур йогынты ясауы кебек сораулар каралды. Чараны 4-9 класс укучылары һәм мәктәп укытучылары коллективы тыңлады. Соңыннан әлеге охшаш хәлләр кабатланмаска тиешлеге әйтелде.Моның өчен һәрберебездән әйләнә-тирәгә,бер-беребезгә игътибарлы булу, туган табигатьне саклау сорала.



К списку новостей