Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Сак булыгыз, туберкулез!
Опубликовано: 03.04.2021
Бөтендөнья туберкулёзга каршы көрәш көне уңаеннан укучыларга әлеге авыру турында төшенчә бирү, саклану чаралары белән таныштыру, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатыннан 7 нче класс укучылары белән тәрбия сәгате үткәрелде.
Укучыларга әлеге авыруга китерүче факторлар аталды. Туберкулез – төчкерү, йөткерү һәм башка юллар белән йога торган чир. Туклану сыйфаты санга сукмаган, токсик продуктлар кулланган, авырулар, стресс, депрессия кичергән кешеләргә куркыныч яный.
Туберкулездан саклану юллары турында сүз булды. Халык күп җыелган урыннарда даими ютәлләүче кеше белән туры килгәндә, аннан читкәрәк китү җаен карарга кирәк. Гигиена таләпләрен үтәргә кирәк. Туклану режимына игътибарлы булырга кирәк. Дөрес туклану даими, системалы һәм сыйфатлы булырга тиеш. Кыскасы, һәрбер кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Сәламәт тормыш рәвеше алып баруны беренче планга кую әһәмиятле. Авыру билгеләре сизелгән очракта, табибка мөрәҗәгать итү кирәк, үз белдегең белән дәвалануның нәтиҗәләре аяныч тәмамланырга мөмкин.
К списку новостей
















