Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
“Сабантуй” журналы белән туры эфирда.
Опубликовано: 22.01.2021
Мәктәбебездә һәр укучы татар телендәге газета-журналлар алдырып укый.Алар оештырган төрле бәйгеләрдә дә бик теләп катнашалар. Биремнәрен класслары белән бергәләп тә чишәләр. Берничә укучыбызның язмаларын газета- журналлардан укып та куандык инде.
Ә бүген 4 нче сыйныфта укучы кызыбыз Хәлиуллина Ләйсән “Сабантуй” журналы хезмәткәре Руфия апа Нурмөхәммәтова белән турыдан-туры эфирда әңгәмә корды: “Мин булдырам” проектында катнашты.Алар Ләйсәннең гаиләсе,шөгыльләре, “Сабантуй” журналының яңа саны турында фикер алыштылар.Ләйсәннең ничек аралашуын барыбыз кызыксынып күзәттек.Афәрин,Ләйсән!
Барлык укучыларыбызга да иҗади уңышлар телибез. Безне матур газета-журналлар белән куандырып торучы, балаларны дөрес аралашырга,кызыксынучан булырга өйрәтүчеләргә дә зур рәхмәт әйтәсе килә.
К списку новостей
















