Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Сез булганда яши мәрхәмәт!
Опубликовано: 06.03.20208 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мәктәбебездә “Шундый гүзәл хатын-кызлар гына Олуг итәр безнең өммәтне “ дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды. Чара гомерләрен иҗатка багышлаган шагыйрәләр иҗатына багышланды. Дөрестән дә, хатын-кыз каләм ияләренең иҗаты татар поэзиясендә аеруча әһәмиятле урын алып тора, чөнки аларның әсәрләре күңелгә бик тирән үтеп керә. Аларның шигырьләрендә киләчәк буын өчен борчылу да, ана белән бала арасындагы мәхәббәт тә, табигатькә булган соклану да, самими эчкерсез ярату хисе дә чагыла.
8-9 нчы класс егетләре арасында кискен көрәш барды. Алар укучылар һәм алып баручы тарафыннан укылган әсәрләрнең авторларын тәкъдим ителгән 4 вариант җаваптан танырга тиешләр иде. Кичәдә Э.Шәрифуллина, Л.Ихсанова, С.Гәрәева, Н.Гыйматдинова, С.Сөләйманова, Р.Вәлиева, Ш.Җиһангирова, И.Иксанова, М.Фәйзуллина, Н.Сафина һәм башкаларның әсәрләре яңгырады, алар турында мәгълүмат бирелде. Кичәдә шулай ук рус шагыйрәләренең дә әсәрләренә урын бирелде.
8 нче класс укучылары , бик азга гына калышып, 2 нче урынга чыктылар; 9 нчы класс егетләре исә җиңүче дип танылдылар.
К списку новостей
















