Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Бу мәктәптә баланың киләчәген хәл итәләр.
Опубликовано: 24.01.2020
23 нче январь көнне Яңа Кенәр “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп интернаты”нда укытучылар, директор урынбасарлары, әти-әниләр комитеты вәкилләре
катнашында практик семинар үтте.
Бүгенге көндә әлеге мәктәптә 137 бала белем һәм тәрбия ала. Әлеге балаларның гаиләләренә килгәндә, 43 бала- күп балалы, 3се кыен, 32се тулы булмаган гаиләдә көн күрә. Тәрбиягә алынган
балаларның саны – 17 Укучылар Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Яшел Үзән һәм Казан шәһәреннән тупланганнар. Монда тәрбияләнүче балаларның дөньяны кабул итүдә һәм фикерләүләрендә
төрле тайпылышлар һәм тоткарлыклар була. Мондый балалар белән эшләү зур түземлелек, тәҗрибә һәм осталык сорый. Биредә хезмәт куючы 45 укытучы да шушы сыйфатларга ия дигән
фикер калды бездә. Алар балаларны тормышка әзерлиләр, мөстәкыйль яшәргә өйрәтәләр.Төп игътибар хезмәт тәрбиясенә бирелә. Мин үзем Латыйпов Рәдиф Нурмөхәммәт улы үткәргән
хезмәт дәресендә катнаштым. Укучылар ит йомшарту өчен чүкеч ясадылар. Зарифҗанова Гөлсария Габделфәрит кызы үткәргән ачык чара һөнәрләргә багышланган иде. Укучылар штукатур-
маляр һөнәренә дә өйрәнәләр. Кызлар исә тегүче һөнәрен үзләштерәләр. Тагын шунысы уңай: уку-яшәү бүлмәләре янәшә урнашканнар, бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек, җылы атмосфера, уңай
психологик халәт.
Район мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Данил улы сүзләренә караганда, әлеге семинарның максаты: зти-әниләрне, җәмәгатьчелекне әлеге уку йорты белән таныштыру. Ата-аналарга, әгәр
балалары сәламәт булмаса, баласын мондый мәктәпкә бирүдән курыкмаска кирәк. Гадәти мәктәптә коррекцион эш алып барылмый. Укырга өйрәнә алмаган бала шул укый-яза белмәгән
килеш мәктәптән чыгып китә, үз эченә бикләнгән, сөйләшә-аралаша белмәүче шәхес формалаша. Монда бала үз ишләре арасына эләгә, үзен карарга,йорт-җирне тәртиптә тотарга, хезмәт күнекмәләренә өйрәнә. Семинар программасына күз салсак, укучыларның төрле бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар яулауларын да күрергә мөмкин. Директор Вәлиев Л.Х. җитәкләгән коллектив чын мәгънәсендә изге эш башкара.
Семинар эшеннән канәгать калып таралыштык.
К списку новостей
















