• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А
Телефон: +7(843)-665-07-46
E-Mail: Sna.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Руководитель: Ахунов Айнур Василович
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 28 (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 11

Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"

Мәрхәмәтлерәк булсак иде!

Опубликовано: 08.12.2019

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында мәктәптә “Инвалидларга толерант мөнәсәбәт” дигән темага бердәм класс сәгате үтте. Максаты: укучыларда әйләнә-тирәдәгеләргә карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.

  Кереш өлештә укучылар белән бергәләп чын кешегә хас булган сыйфатларны ачыкладык, алга таба толерантлык төшенчәсенең мәгънәсе аңлатылды.

   Сәламәтлекләре аркасы мөмкинлекләре чикләнгән рәтенә кемнәрне кертәбез? Күрмәүче, ишетмәүче, хәрәкәтләнә алмаучылар, сөйләшә алмаучылар һ.б.  Кемдер эштә, юлда имгәнү алган булырга мөмкин, кемдер тумыштан шундый хәлгә калган. Берсе дә бу бәхетсезлекләрен үзләре сорап алмаган.Аларга без нәкъ таза-сау кешеләргә караган шикелле уңай мөнәсәбәттә булырга, авыр вакытларда ярдәм итәргә омтылырга тиешбез.

   Инвалидларга булышу йөзеннән хөкүмәтебеә тарафыннан күп төрле чаралар күрелә. Биналарга махсус керү юллары ясала, махсус китаплар, тапшырулар эшләнә, транспортта инвалидлар өчен аерым урыннар билгеләнә, спорт, үзешчән сәнгатьтә катнашу мөмкинлеге тудырыла.

  Укучылар белән язучы В.Катаевның “Җиде таҗлы чәчәк” әсәрен искә төшердек. Әлеге әсәрдәге вакыйга нәкъ менә бүгенге сөйләшү темасына аваздаш икәнлеген аңладылар. Йомгаклау өлешендә укучылар үзләре чәчәк ясадылар. Чәчәк таҗларында мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлегебез  турында язылды.

   Инвалидлар таза- сау кешеләрнең ярдәменә, хуплавына мохтаҗ. Андыйларга игътибарлырак булсак иде.



К списку новостей