Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
V Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары
Опубликовано: 05.12.20192019 нчы елның 4 нче декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиевнең 90 еллыгына
багышланган V Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып узды. Укуга мөхтәрәм кунаклар да кайтты: Хәсәнова Гәүһәр Мөхәммәт кызы – Татарстан фәннәр академиясенең бүлек мөдире, тәрҗемәче; Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы – Татарстан фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире; Ландыш Равил кызы Нәсыйхова – “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире. Арча муниципаль районы Мәгариф идарәсе муниципаль учреждениесе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда М.Мәһдиев укуларының зур этәргеч булуын билгеләп үтте.
. Фәнни-гамәли эшләрнең 5 төрле юнәлеше тәкъдим ителде. “Мөхәммәт Мәһдиев – зур тормыш сынаулары узган бөек шәхес” юнәлеше; “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын туплаучы һәм җыючы галимнәр эшчәнлеге” юнәлеше; “Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты язучылар әсәрләрендә” юнәлеше; “Шигърият бакчасында” юнәлеше. “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын мин ничек күзаллыйм?” юнәлешендә укытучылар түгәрәк өстәл артында үзләренең фәнни-гамәли эшләре, дәрес үрнәкләре, әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәләре белән уртаклаштылар. Безнең мәктәптән укучыларыбыз Гайфуллин ,Фәйзиев,Хәлиуллина ,укытучыбыз Хәмидуллина төрле номинацияләрдә чыгыш ясап кайттылар.
Хөкемдарлар укучыларның талантын югары бәяләде, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.
К списку новостей
















