Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе
Опубликовано: 21.03.2019
21 нче март көнне Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең Арча зона туры үтте. Биредә Арча, Балтач, Биектау, Саба, Кукмара, Теләче районнарыннан килгән яшь иҗатчылар мәртәбәле жюри алдында сынау тоттылар. Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Таһир улы Кәримов, Рифә Рахман, Рәдиф Сәгъди, һәр укучыны игътибар белән тыңлап, сораулар һәм киңәшләр бирделәр.
Бәйгене тантаналы төстә Арчаның мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөһәмәдияров ачып җибәрде. Мәгариф идарәсе методисты Энҗе Габдуллаҗан кызы Мостафина һәм мәктәп җитәкчелеге һәр район делегациясенең уңышлы чыгышы өчен бөтен мөмкинчелекләрне булдырды. Бәйгене мәктәпнең татар теле укытучысы Эльмира Илгиз кызы Газизова алып барды. Безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Кәримова Г. дә әлеге бәйгедә чыгыш ясады.
К списку новостей
















