Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
“Сугышчан туганлык оешмасы “ вәкилләре бездә кунакта
Опубликовано: 22.02.2019Хәрби - патриотик айлык кысаларында оештырылган иң күркәм чараларның берсе- 22 нче февраль көнне үтте.
Бу көнне мәктәбебез укучылары белән очрашуга районыбызда эшләп килүче “Сугышчан туганлык оешмасы “ вәкилләре Гарифуллин Р. М. ,Загриев Р. Р. , Шакирзянов Д.З. һәм армиядәге хезмәт елларын Әфганстан һәм Чечняда үткәргән авылдашларыбыз килде.
Әлеге егетләр мәктәбебез өчен бәһаләп бетергесез зур эш башкарганнар :
армия хезмәтен сугыш уты барган илләрдә үткәргән авылдашларыбыз турында мәгълүмат туплап,аларның фотоларын җыеп, бер стендка туплаганнар. Әлеге әзер стендны мәктәбебезгә тапшыру тантанасы көчле алкышлар һәм рәхмәт сүзләре белән үтте.
Килгән кунаклар үз чыгышларында киләчәктә сугышлар булмасын, балалар тырышып укысыннар, егетләр үзләрен армия хезмәтенә алдан ныклап әзерләсеннәр иде дигән теләкләрен белдерделәр.
К списку новостей
















