Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Балалар матбугатына күзәтү
Опубликовано: 19.02.20195-7 нче сыйныфларда үткәрелгән чираттагы класс сәгате балалар матбугатына күзәтү формасында оештырылды. Укучылар игътибарына “Көмеш кыңгырау” газетасы һәм “Сабантуй” журналы материаллары тәкъдим ителде. Әлеге басмаларга укучыларның әти-әниләре язылдылар, балалар исә газета-журнал материалларын яратып укыйлар. Укучыларга аеруча шигырьләр, хикәяләр,файдалы киңәшләр ошый. Укытучы исә туган телебездә басылган газета-журналларның телебезне баетуга, әдәп-әхлак кагыйдәләрен үзләштерергә һәм, әлбәттә, төрле өлкәләр буенча мәгълүматлы булуда файдалы чыганак икәнлеген төшендерергә тырышты. Сыйныфыбыз почмагындагы махсус “кесә”гә “Арча хәбәрләре”ндәге кайбер язмаларны салабыз: башкалар да танышсыннар.
Хәзерге басмалар укучыларны җәлеп итә, төсле, материаллар зәвык белән бизәлеп бирелә. Укучыларга мөхәррир,тираж, журналист төшенчәләре аңлатылды.Балалар яшьтәшләре иҗат иткән әсәрләрне үзләре дә укып күрсәттеләр. Йосыпова Дилә ризык пешерү рецептлары белән кызыксына, бу басмалар аңа шул яктан файдалы һәм кызыклы. Ул “Тылсымлы куллар “ журналын да яратып укый. Дәрес азагында милли матбугатыбызның бүгенге хәле турында да сүз булды. Вакытлы матбугатка язылу, аны уку -туган телебезне, милләтебезне саклауга үзебездән өлеш кертү ул.Әлеге фикер белән укучылар да килеште.
К списку новостей
















