Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Ленинград блокадасына- 75
Опубликовано: 24.01.2019Бөек Ватан сугышы… Ленинград блокадасы. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе булып тора ! Нәкъ 75 ел элек, 1944 елның 28 январендә блокада тулысынча өзелә. Зур Җиңү яулана.
...Монда 1,5 миллионга кадәр кешенең гомере өзелгән. Аларның нибары 3 проценты гына шәһәрне бомбага тоту вакытларында һәлак булган, калганнары ачка интегеп үлгәннәр... Бу коточкыч фаҗига булган!
Безнең мәктәбездә "Ленинград блокадасы" дигән каһарманлык дәресе уздырылды (Инициаторы укытучы Кашшапов Ф.Х). Чараның төп максаты - Бөек Ватан сугышы һәм аның дәһшәтле вакыйгалары турында тарихи хәтерне саклау, сугышның иң фаҗигале хәлләреннән берсе - Ленинград блокадасы чорына игътибарны юнәлтеп укучыларыбыз күңелендә авыр сынаулар узган каһарман ватандашларыбыз язмышына карата мәрхәмәт һәм икмәкнең (ризыкның) кадерен белү хисләре уяту иде.
К списку новостей
















