Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
ОСТАЗЫБЫЗ- бездә кунакта.
Опубликовано: 25.04.2017
30 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, бүгенге көндә лаеклы ялда булган мөхтәрәм ветеран укытучыбыз Каюмова Мәдинә Мингариф кызы кабат укучылар алдына кереп басты. Мәдинә апа 8 нче сыйныф укучыларына “Исәнләшү әдәбе” темасына әхлак дәресе бирде. Әлеге дәрес Мәгариф идарәсе тарафыннан тәкъдим ителгән “Мәңгелек остаз” акциясе кысаларында үтте. Чараның максаты-озак еллар мәгариф системасында эшләп, укучылар мәхәббәтен яулаган укытучыларның эш алымнарын барлау, өйрәнү, яшь буында өлкәннәргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Дин юлындагы мөгаллимебезнең әлеге теманы сайлавы очраклы түгел, әлбәттә.Укыткан чорда да үз дәресләрен һәрвакыт әдәп-әхлак мәсьәләләре белән бәйләп алып барды ул. Тел-әдәбят фәне буенча укучыларга ныклы, тирәнтен белем биреп кенә калмады, аларны чын мәгънәсендә әхлакый-эстетик яктан тәрбияләде.
Кадерле вакытын, бөтен игътибарын телефонга багышлаган буын күп очракта әйләнә-тирәсендәге өлкәннәрне күрми дә үтеп китәргә мөмкин . Олылар исә үзе белән исәнләшкән кешегә һәрвакыт рәхмәтле булдылар. Исәнләшү- әдәплелекнең төп күрсәткече. Исәнләшүнең төрләре гаҗәп күп,шуның өстенә төрле милләт вәкилләренең исәнләшүдә үз кагыйдәләре. Укучылар күрешү әдәбе турында да кызыксынып тыңладылар. Кешеләр генә түгел, хайваннар, бөҗәкләр, кошлар да үзләренчә исәнләшәләр, күрешәләр, хәтта күктәге йолдызлар да “күз кысышалар”. Исәнләшү, сәламләшү әдәбенең әһәмияте тагын шунда күренә: 21 нче ноябрь –Исәнләшү көне буларак билгеләп үтелә.
Укучылар , дәрестә катнашкан укытучылар өчен дә бәйрәм булды әлеге дәрес. Мәдинә апага, гаиләсенә, туганнарына сәламәтлек, озын гомер телибез. Мондый дәресләр әле соңгысы булмас дигән нияттә калабыз. Рәхмәт Сезгә, тормыш дәресе биргәнегез өчен рәхмәт!
Данис Хәмидуллин, Түбән Аты мәктәбе укытучысы.
К списку новостей
















