Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
ӘТӘЧ турында әкият.
Опубликовано: 22.12.2016Моннан бик күп еллар элек Түбән Аты дигән бер авылда әби белән бабай яшәгәннәр икән. Аларның ишегалдында Акбай исемле эт, Мияубикә исемле песи һәм Кикрикнур исемле әтәч белән Юмартбану исемле тавык та тату гына гомер кичергәннәр.Акбай хуҗаларына бик тугры булган: көн-төн йортны саклаган,Мияубикә ,тәмләп йокларга яратса да, йорт тирәсенә тычканнарны якын да китермәгән.Юмартбануны Әби бигрәк тә яраткан,чөнки ул һәр көнне бер йомырка сала икән. Ә менә Кикрикнур барлык хуҗалыкны тәртиптә тота: һәр көнне иртүк тора,авылны яңгыратып кычкыра-кычкыра башкаларны уята, ишегалдын себереп чыгара.Тәртип бозучы булса, томшыгы белән чукып алырга да күп сорамый икән.Үзләрен хөрмәт иткәнгәме,әби белән бабайга Кикрикнур бигрәк кадерле булган.
31 нче декабрь көнне урамдагы чыршы янында хайваннар җыелышы булачак дигән хәбәр килгән.Иске ел хуҗасы Маймыл багана башына менеп утырган да,хайваннарны күзәтә икән: барысы да җыелышка ашыкканнар.Кылачы ягыннан бер төркем сыерлар күренгән, Урта Аты ягыннан атлар чаба икән,Наласадан , җылы туннарын киеп, сарыклар йөгерешкән. Безнең Мияубикә белән Юмартбану беренчеләрдән булып килеп җиткәннәр дә шаккатып утыралар,ди.
Шулчак Түбән Атыда буран кузгалган.Яхшылабрак карасалар,Кикрикнур,карларны туздыра-туздыра, ишегалдын,урамнарны себереп йөри икән.Шул арада очып-йөгереп дигәндәй ,җыелышка да килеп өлгергән. Маймыл Кикрикнурның эшчәнлеген,җитезлеген күреп бик сокланган һәм шушы җыелышта ук аны Яңа 1017 нче елның хуҗасы итеп билгеләгән.
Чынлап та шулай булган.Ышанмасагыз,Кыш бабайдан сорап белерсез, яме дусларым. Барыгызны да Өр-Яңа 2017 нче Әтәч елы белән!
Ихсанов Илмир Ирек улы, Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.
К списку новостей
















