Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Бәрәкәт- хәрәкәттә!
Опубликовано: 12.12.2016Җиһанда ак карлы, салкын кыш. Әти-әниләр, балалар Урта Аты авыл җирлегендә оештырылган сәнгать һәм спортны берләштергән бәйрәмгә җыйналды. Ул “Хәрәкәттә – бәрәкәт” девизы белән халыкны берләштерү, дуслыкны ныгыту, спорт тормышына киңрәк тарту максаты белән үткәрелде.
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Мөхәмәдиев Я.З. башлап җибәрде. Авыл халкына котлау сүзләрен якташыбыз, район ветераннар советы рәисе Габдрахманов Н.Г.җиткерде. Ул үзенең әле күптән түгел дөнья күргән “Авылымның йөзек кашы- сәхтиян читекләре” исемле Кылачы авылы тарихын үз эченә алган зәвыклы китабын авыл китапханәсенә бүләк итте. Арча Мәдәният йорты методисты, районыбыз сандугачы Р.Галимҗановның моңлы тавышы бөтен авылга яңгырады. Китапханәчеләр авыл тарихы белән таныштырдылар.
Бәйрәмдә Түбән Аты, Урта Аты яшьләре- “Аты”, Урта Сәрдә вәкилләре- “Сәрдәлеләр” командаларына тупланып ярыштылар. Алар аркан тарту, чаңгыда шуу, туплы эстафета, чана эстафетасында көч сынаштылар. Командалар арасында көрәш кискен барды. Нәтиҗәдә, тигез сандагы очколар тупланды- дуслык, татулык җиңде. Катнашучыларга Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмнең икенче өлешендә гаиләләр арасында ярыш булды. Өч гаилә берсеннән-берсе күңелле ярышларда катнаштылар, матур чыгышлар күрсәттеләр. Урта Сәрдәдән Зариповлар, Түбән Атыдан Кадыровлар, Урта Атыдан Гаязовлар гаиләләре бердәм булып чыгыш ясадылар.Авыл үзешчәннәре башкарган җырлар бәйрәмне тагын да күңеллерәк итте. Ярышларны оештыруда укытучылар Закирова А.Р.,Сафин Л.Я. көчләрен кызганмадылар. Бәйрәм көнне җыр-моң яңгырады, самоварда чәй кайнады, табада коймак пеште.
Гомумән,әлеге сәнгать һәм спорт бәйрәме Мәдәният йорты, китапханә, мәктәп коллективы, авыл советының бергә бербөтен булып эшләвен раслый торган күркәм чара булды. Дәвамлы булсын!
К списку новостей
















