Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Ата-аналар җыелышы үтте
Опубликовано: 11.11.20161 нче көн тәртибе буенча сүзне мәктәп директоры Габдрахманов И.Н. алды. Ул 1 нче чиректә башкарылган эшләрне санап үтте. Мәктәптә гомуми өлгереш 100%, белем сыйфаты 63 %. Туризм, Волейбол кебек түгәрәкләрнең актив эшләвен әйтте. Туризм түгәрәге өчен эшмәкәр Әхмәтханов Җәүдәт Әнвәр улы спорт җиһазлары белән тәэмин итте. Укучыларның барысы да кайнар ризык белән тәэмин ителә, балаларга 1 нче һәм 2 нче аш тәкъдим ителә. Яшелчә мәктәп бакчасында үстерелде. Һәр балага ризык бәясе көнгә уртача 16 сум 50 тиен чыга.Шушы сумманың 6 сум 50 тиенен хөкүмәт бирә. Бәрәңгене “Игенче” хуҗалыгыннан сорау турында сүз булды. Алга таба сүз мәктәпнең физкультура укытучысы Закирова А.Р.га бирелде. Ул әти-әниләрне мәктәптә физкультура укытуның торышы, ГТО тапшыру шартлары, әлеге юнәлештәге яңалыклар, нормаларны уңышлы тапшыручыларга каралган өстенлекләр белән таныштырды. Әти-әниләргә ГТО турында видеофильм да күрсәтелде. Тулысынча сәламәт укучыларның саны елдан-ел кими бара. Балалар аз хәрәкәтләнә, компьютер, телефон , ноутбук кебек замана технологияләрен үз итәләр.
2 нче көн тәртибе буенча сүз Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Мөхәмәдиев Я.З.ка бирелде. Ул 20 нче ноябрьдә узачак үзара салым җыю белән бәйле референдум турында сөйләде, алдагы елларда җыелган акчаның нинди максатларга тотылганы турында хәбәр итте. Шулай ук зират коймаларын төзекләндерү, йортларга су кертү, урамнарга таш түшәү кебек эшләр башкарылганын сөйләде. Әти-әниләр тарафыннан авыл урамнарында хуҗасыз этләр пәйда булуы , аларның кич белән эштән кайтканда куркыныч тудырулары турында әйтелде. Эт асраган кешеләрнең этләрен бәйдә тотарга тиешлекләре турында кисәтелде.
3 нче көн тәртибе буенча җыелышлар кабинетларда дәвам итте. Класс җитәкчеләре әти-әниләргә балаларының өлгереше, ирешкән уңышлары, 2 нче чиреккә бурычлар турында сөйләделәр.
К списку новостей
















