Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Нәүрүз
Опубликовано: 29.03.2012
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад
“Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә.
XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Шәкертләрнең болай йөрүе үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү. Бераз сыйланып алучылар да булган, чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган. Алар күчтәнәч, акча тәлап иткәннәр:
Нәүрүз килә яшәреп,
Яшәреп тә теш ярып.
Сөләйман абзый, көтәмсең,
Табак-савыт бирәмсең?
Нәүрүзгә табак кирәк,
Табакка кабак кирәк,
Май, күкәй, калак кирәк...
29 мартта “Кырлай” комплексы Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Башлангыч класс укучылары шушы бәйрәмдә катнаштылар. Укучылар тагын бер кат Г.Тукай әсәрләрендәге геройлар белән очраштылар. Ахырдан бик тәмле боткадан авыз иттеләр. Укучыларга сәяхәт бик ошады.
К списку новостей
















