• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А
Телефон: +7(843)-665-07-46
E-Mail: Sna.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Руководитель: Ахунов Айнур Василович
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 28 (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 11

Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"

“Авылымның йөзек кашы—сәхтиян читекләре”

Опубликовано: 15.10.2016

 

Шушы  көннәрдә  генә  авылымның  тулы  тарихын үз  эченә  алган,  авылдашларымның   хатирәләрен яңарткан ,  күңелләрен  кузгаткан  тарихи  вакыйгаларны .мәгълүматларны чыганакларга таянып  раслап  күрсәткән  “Авылымның йөзек  кашы—сәхтиян  читекләре”  дигән   китап дөнья күрде.Китапны  тәкъдир итү кичәсе күренекле авылдашларыбыз катнашында  Кылачыда үтте. Китапның  авторы—туган авылымның  сулышын  тоеп  яшәүче  игелекле  авылдашыбыз— педагогика  фәннәре  кандидаты,Татарстанның  атказанган  укытучысы,РФнең  мәгариф  отличнигы ,Арча районы ветераннар советы җитәкчесе   Наил  Газиз улы  Габдрахманов. Китапның  “Метрикә  дәфтәрләре ни сөйли”  ,“Кылачы читекчеләре”,”Авыл  турында  истәлекләр “, “Шәҗәрәләр”  дигән бүлекләрен   укып , авыл  һәм аның кешеләре турында бик күп мәгълүмат алырга  мөмкин.

           Әйе,туган  авылымның    зиннәтле  сәхтиян  читекләре  белән генә  түгел,затлы шәхесләре белән дә  горурланырлыгы  бар:  күренекле  авылдашыбыз,Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы   депутаты,”Бәхетле”  кибетләр челтәре  генераль  директоры  Мөслимә апа Латыйповага  да  рәхмәтебез  чиксез. Авылны   нурлап торган  мәчет, зиратны әйләндереп  алган яңа койма һәм башка исәпсез   күп  яхшылыклары   авылыбыз тормышын   куанычлырак, бәрәкәтлерәк   итә. 

           Авылымда  тормыш   дәвам итә: беренче сыйныфта укучы Гөлинә сукмак буйлап  мәктәпкә ашыга,   уңган егетләр Илфар,Илназ  туган йортка килен төшерә, Әминә  әби чордашлары белән бергәләп  мәчеткә таба атлый...

.       Авыллар язмышы,милли  гореф-гадәтләр  турында илкүләм   югарылыкта сүз барган мәлдә,  челтер чишмәле, зиннәтле читекле, матур җырлы, булдыклы шәхесләре белән билгеле  Кылачыбыз турындагы китап—тиңсез   хәзинә, сагынучыларга дәва ,   сабыйларга  бәһасез  олы бәхет. Авылыбыз тарихын киләчәк буыннарга  тапшыручы   зур хәзинә—китапның  дөнья  күрүендә    хезмәтләре, көчләре  кергән  игелекле авылдашларыбызга  сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.

                                                                                           Хәмидуллина Зөлфия Ясәви кызы, татар теле һәм    әдәбияты укытучысы

                                     



К списку новостей