• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А
Телефон: +7(843)-665-07-46
E-Mail: Sna.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Руководитель: Ахунов Айнур Василович
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 28 (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 11

Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"

5 нче октябрь- Укытучылар көне.

Опубликовано: 05.10.2016

5 нче октябрь- дөньядагы иң мактаулы,шул ук вакытта авыр да, җаваплы да булган һөнәр ияләре- Укытучылар көне.Шул уңайдан мәктәбебездә Укытучыларга багышланган шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү буенча”Шигырь укып сәхнә тотканнарның күңелендә булмый каралык” дип аталган ярыш оештырылды.Әлеге конкурста 20дән артык укучы катнашты. Балаларның чыгышларын мәртәбәле жюри- Түбән Аты Мәдәният йорты директоры Мөхәмәтгалиева Илсия Касыйм кызы, сәнгать җитәкчесе Мөхәмәдиева Нурания Рәүф кызы һәм авыл китапханәчесе Җәләева Раушания Мәхмүт кызы бәяләделәр.Барлык укытучыларга бәйрәм котлавын мәктәп директоры Габдрахманов Илнур Наил улы җиткерде:”Бердәм булып, барыбыз да эшчәнлегебезне бер максатка юнәлтеп эшләсәк кенә ,зур уңышларга ирешеп була. Изге эшегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, иң мөһиме- акыллы һәм тырыш балалар телим”,-диде ул.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Шунда ук “Минем яраткан укытучым, “Көз бизәкләре” рәсем конкурсларында җиңү яулаган эшләр дә урнаштырылды.

Укучыларның чыгышлары берничә критерий буенча бәяләнде. Алар-текст сайлау, сәнгатьле сөйләү, сәхнә киеме һәм башкару осталыгы. Башлангыч сыйныф укучылары һәм өлкән сыйныф укучылары арасыннан-3әр призлы урын билгеләнергә тиеш иде. Бу чарада җиңелүче була да алмый, укучыларның барысы да тырышканнар.Шулай да һәр ярышта иң-иңнәр булмый калмый.

Менә таләпчән жюри тарафыннан җиңүчеләрнең исемнәре яңгырый. Башлангыч сыйныф укучылары арасыннан Йосыпова Дилә, Гайфуллин Наил,Кәримов Фәнис, өлкән сыйныф укучылары Мәликова Гүзәл, Хуҗиев Рүзәл, Ихсанов Илмир чыгышлары иң уңышлы дип табылды. Аларга Мактау грамоталары, Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды



К списку новостей