Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Хәвеф-хәтәрләр читләтеп узсын!
Опубликовано: 07.09.2016
Балалар иминлеге айлыгы кысаларында мәктәбебездә “САКЛАН! БАШКАЛАРНЫ ДА САКЛА!” исемле чара оештырылды.Чараның максаты түбәндәгеләр: шәхси куркынычсызлыкка аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру, укучыларда тирә-юньгә игътибарлылык,үзара хөрмәт һәм аңлашу хисләре тәрбияләү.
Башта укучылар , ике төркемгә бүленеп,әйләнә - тирәбездәге хәтәр күренешләрне атадылар. Беренче төркем-8, икенчесе—13 шундый хәлне атады. Болар: терроризм,юл һәлакәте,агулану,кыргый этләр,җинаятьче,янгын,интернетка бәйлелек,адашу,яшен сугу, эссе кагу,өзек ут чыбыгы,түбәдән кар-боз төшү һ.б. Алга таба укучылар,җиде төркемгә бүленеп, классларга таралдылар.Кабинетларда алар “Факел” хокук бозуларны кисәтү отряды әгъзалары чыгышларын тыңладылар. Өлкән сыйныф укучылары теге яки бу куркыныч хәлдән саклану турында тулырак таныштырдылар. Әйтергә кирәк, куркыныч хәлләрне кисәтү максатыннан оештырылган әлеге чара укучылар өчен файдалы булды: тормышта кирәкле күп нәрсә турында ишеттеләр һәм белделәр.
Мәктәп коллективының теләге: балалар иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәсеннәр,таза-сау булсыннар, тырышып белем алсыннар.
К списку новостей
















