Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
«Батырлык дәресе “
Опубликовано: 26.04.2016
Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбендә 7 нче класс укучылары (класс җитәкчесе Хәмидуллин Д.М.) катнашында «Батырлык дәресе “ үтте. Дәреснең максаты: укучыларны тыныч тормышта да батырлык эшләүчеләр белән таныштыру, үз-үзеңдә максатчанлык хисләрен ныгыту, камиллеккә омтылыш тудыру.
Дәреснең эпиграфы итеп,анылган язучылар Ф Яруллин һәм М.Пришвин сүзләре алынды. Укучылар белән халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы турында әңгәмә үткәрелде.
Тыныч тормышта да батырлыклар эшләүче балалар бар. Андыйларны “Кайнар йөрәк” дип аталган социаль-мәдәни башлангычлар Фонды үз канаты астына алды. Әлеге Фондның максаты изге: батырлык кылган яшьләргә хөрмәт тәрбияләү. Җитәкчесе-Светлана Медведева.
Бүгенге көн батырлары арасында суга батучыларны коткару, кешеләрне янгыннан алып чыгу белән бәйле батырларлыклар кылучылар күп. Татарстаныбыз геройлары белән без аеруча нык горурланырга тиешбез. Әлбәттә, иң беренче чиратта мондый хәтәр хәлләрне булдырмый калу кирәк.
Дәрестә батырлык турында мәкаль-әйтемнәр искә төшерелде, шигырьләр укылды, балалар игътибарына видеофильм күрсәтелде.
Соңыннан укучылар белән түбәндәге нәтиҗә ясалды: батырлык эшләргә җай көтеп утырырга ярамый. Дөрес итеп яшәргә һәм чын кешегә хас гамәлләр кылырга кирәк: авыруларга ярдәм итәргә, кечкенәләргә игътибарлы булырга. Үзебез турында гына түгел, башкалар хакында да уйлыйк!
К списку новостей
















